Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Быел уңыш яхшы булды»

15 сентябрьдән Түбән Камада ярминкәләр эшли башлады. Авыл хуҗалыгы продукциясе шәһәрнең өч урынында сатыла: «Комета» һәм Бызов базарларында, шулай ук «Магнит» сәүдә үзәге янында (Южная урамы). Шәһәр җитәкчелеге сатылган яшелчәләрнең бәяләре кибетләрнекеннән арзан булачагын да белдергән иде. Ярминкәләр барышын «Туган як» журналисты карап кайтты.

Бызов базары якында гына булгач, шунда киттем. Кергән урында торучы сатучыдан бер әби кечкенә капчык белән суган сатып ала. Килосы 15 сум.
– Инде дүртенче тапкыр килүем, урамга чыккач та, кайтканда да бер капчык сатып алам. Ел саен шушы сатучыга гына киләм. Мантый, өчпочмак, бәлеш пешерергә яратабыз, ә аңа суган белән бәрәңге күп кирәк. Бәрәңгене кияү сатып ала. Үзем дә алдым, тәмле булды, изелмәде, – дип мактады ул. 
Бакчасы бар-барын, тик дүрт сутыйда нәрсә генә үстереп була? Бигрәк тә гаиләң зур булса. Кәбестә, кишер, чөгендер, җиләкләр – үзләренеке,ә менә кышкылыкка суган белән бәрәңгене сатып алырга туры килә. Әбекәй бәяләрне кибетнеке белән чагыштырмаган, яшелчәләрнең сыйфаты әйбәт булгач, башка урынга бармаган. 
Биредә чөгендер, бәрәңге, кишер 15 сумнан сатыла. Сатучы Мәдинә апа әйтүенчә, бәрәңгене Уратмада яшәүче энесе – кара туфракта, Бороктагы сеңелесе комлы туфракта үстерә. Кишер үзләренеке дә бар, Волгоградтан кайтартылганы да (анысының хакы – 20 сум).  Ә суган – Волгоград шәһәреннән. 
– Монда 15 еллап сатам. Бу вакыт эчендә даими алучыларыбыз барлыкка килде. Ел саен бездән генә килеп алып китәләр. Андыйларга ташлама да ясыйбыз. 10 капчык та, 3 капчык та, килолап та сатып алалар. Бирәбез, бәяләрне арттырмыйбыз. Быел уңыш аеруча яхшы булды. Бәрәңгенең төрле сортлары бар. Алдан ук заказ биреп тә куялар, – ди Мәдинә апа. 
Сатып алучыларның саны төрлечә, нигездә, ялларда килүчеләр күп. Сатучы белән сөйләшеп торган арада, машина белән килеп, берничә капчык бәрәңгене алып та киттеләр. Мәдинә апаның сеңелесе Җәмилә исә сатуга үрдәкләр әзерли. Анысын «Комета»да сатачаклар икән. 
Сатучылар янына өлкән яшьтәге бер пар килде. 
– Якында гына яшәсәк тә, быел ярминкәгә беренче килүебез. Ел саен биредә кәбестә, бәрәңге, кишер сатып алабыз. Кышка 20 чиләк бәрәңге җитә. Бәяләр канәгатьләндерә, башка урыннарга барып чагыштырмадык, – диделәр.
Нурания апа товарының күп өлеше Кукмарадан икән. Бәрәңгесе – 15 сум. Сарымсагы да бар. 300 кило сенчеген алып бетергәннәр. Кәбестәне үзе үстерә. Әйтүенчә, мондыйлар кибетләрдә юк – яссы формада, төслесе дә бар. Аларны 20 сумнан сата. 
Кишере шулай ук – Волгоградтан һәм Кукмарадан, суганы – Волгоградныкы. 
– Берничә кишерне ашап карарга бушлай да биреп җибәрәм. Үзебезнеке бигрәк тә тәмле. Бүген 12 капчык кишергә заказ бирделәр, алты кабак, чөгендер алабыз, диделәр. Болары – даими сатып алучылар. Алар кышка сок сыгалар, – дип аңлата Нурания апа.
Бу сатучылар «бездә хаклар түбән» дисәләр дә, арырак барсаң, очсызрак бәягә дә табарга була икән. Биредә кишер, кәбестә, бәрәңгенең – килосы 12 сум. Ваграк суган – 12, эрерәге 15 сум тора. Суган һәм кишер Волгоградтан кайтартыла. Бу сатучылар җирле фермерлар белән эш итми. «Районда үскән кишернең кыяфәте ямьсез», диләр, ә читтән кайтартылганы барысы да матур, чиста, бер формада. Бәрәңге белән кәбестә – Марий-Элдан. 
– Кәбестәне тозлар вакыт җиткәч кенә күпләп ала башлыйлар. Әле иртә, ә менә башкасын гел сатып алалар. Мин үзем ярминкәләрдә 20 еллап сатам, – ди сатучы.
Сөйләшкән күп кеше кибет бәяләре белән чагыштырмадык дисә дә, мин берничә кибеткә кереп, чагыштырып карарга булдым. Аларда суганны 15-19 сумга 
сатып алып була. «Ялтинский» кебек кәттәләре кирәк булса, 90 сумны чыгарып салырга кирәк. Кәбестәнең бәясе уртача 18 сум, тик аның кыяфәте бер дә ошамады. Гел быелгы уңыш димәссең. Бәрәңгенең дә төрлесе бар. Анысы 11 сумнан 14 сумга кадәр. Юылганы, пакетка тутырып куелганы кирәкме? Рәхим итегез: 20 сум. Сарымсакның 100 граммы 11 сум тора. Кишернең дә бәясе һәм кыяфәте төрлечә. Хакына килгәндә – 15-19 сум. Чистартып, юып, пакетка тутырылганы 38 сумга сатыла. Чөгендер бәясе уртача 15 сум, юылганын 40 сумнан алырга була.     
Дөресен әйткәндә, кибеттәге яшелчәләрне карап чыккач, ярминкәгә барып алуың хәерлерәк, дип уйладым. Төс-кыяфәте дә матур, бәяләр бик үк аерылмый,  «ташлама да ясыйбыз» диләр әле. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев