Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Быел «Экология» илкүләм проекты кысаларында Прости авылы янындагы чүплекне бетерү буенча эшләр башлана.

Проектны гамәлгә ашыру өчен 739 миллион сум кирәк булачак.

Чүплекнең 36 мең квадрат метрдан артык мәйданындагы эшнең зур өлеше быел ук башкарылачак, киләсе елда экологик тернәкләндерү күздә тотыла. Бу хакта ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Түбән Камада үткәргән күчмә киңәшмәдә сөйләде. Фикер алышуда шәһәр мэры Айдар Метшин, табигатьне саклау һәм подрядчы оешма җитәкчеләре катнашты.
«Чүплек бүтән кулланылмаячак, биредә агачлар утыртылачак, бу урын тулысынча төзекләндереләчәк. Бу чаралар пычрану чыганагын бетерергә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Александр Шадриков һәм объектта эшләрне тизләтергә кушты.
Киңәшмә Кызыл Чишмә дамбасы янында дәвам итте: биредә тиздән яңарту эше башланачак. 906,3 миллион сумлык проект ике елга исәпләнгән, беренче этапка республика бюджетыннан 66 миллион сум бирелә. Хәзерге вакытта яр буен ныгыту корылмасының авария хәлендә булуы халык өчен куркыныч тудыра. Язгы ташу чорында 500гә якын кеше яшәгән өч торак пунктка, өч балалар сәламәтләндерү лагерена, бакчалар һәм 100дән артык инженерлык инфраструктурасы объектына су басу куркынычы яный.
Ике километрдан артык озынлыктагы дамбаны яңарту проекты терәк стена, монолит тимер-бетон борысны ныгытуны күздә тота. Яр кырыен ныгыту өчен, дивар буйлап төпкә вак таш салачаклар. Объектта эшне Казанның «Ак барс» төзелеш компаниясе башкара. План тәкъдим итеп, документлар раслангач, эш башланыр дип көтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев