Туган як

Бушлай тикшергәннәр

«Авылга – яхшылык» Бөтенроссия акциясе кысаларында, Түбән Кама табиблары Зур Афанас авылына килеп киткәннәр.

Медицина профилактикасы үзәге җирле халыкка бушлай медицина тикшерүе уздырган: табиблар кан басымын үлчәгәннәр, кандагы холестерин һәм шикәр күләмен тикшергәннәр. Кешеләрне шулай ук табиб-онколог та кабул иткән. Берәр төрле авыруга шик туган афанаслыларга өстәмә тикшеренүләргә юллама бирелә. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: