Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бурычны вакытында түләмәсәң...

Түбән Камада машина йөртүчеләр арасында бурычлыларны ачыклау максатыннан, профилактик рейд узды.

Аны суд приставлары җирле ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә оештырды. Әҗәтләре булган йөртүчеләрне «Юл приставы» аппараты ярдәме белән ачыклаганнар. Нәтиҗәдә, 30 кеше туктатылган. Аларның барысына да суд приставларының федераль хезмәтенә чакыру кәгазе тапшырылган. Туктатылган йөртүчеләр арасында бурычларын урында ук түләргә теләк белдерүчеләр дә булган. Нәтиҗәдә, терминал аша бу көнне 150 мең сум акча күчерелгән. Ике кешенең машинасына арест салынган. Мондый рейдларны Түбән Камада атна саен уздырырга планлаштыралар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев