Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Булдырганнар

Яр Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә күптән түгел уздырылган «Тылсымлы каләм – Волшебное перо» региональ әдәби фестивалендә катнашкан түбәнкамалылар призлы урыннарны яулады.

Конкурсның соңгы этабында конкурсантлар бирелгән темага 15 минут эчендә ике дүрт юллы креатив шигырь язарга тиеш булалар. «Башта башыма берни дә килмәде, ә аннары кабинет почмагына барып, авылда беренче кар яву күренешен күз алдыма китердем дә, күңелемдә үзеннән-үзе шигырь туды», – дип, кичерешләре белән уртаклаша Түбән Кама рәсми сайтының татар версиясе мөхәррире, конкурсант Гөләндәм Галиева. 
Гөләндәм Галиеваның җиңүче исемен яулавын исәпкә алсак, беренче кар турындагы шигыре уңышлы чыккан дип уйларга нигез бар. Хәер, бу аңлашыла да – ул шигырь язу белән бишенче сыйныфтан ук шөгыльләнә икән. Шагыйрәнең инде ике җыентыгы дөнья күрде. Нигездә, ул фәлсәфи-лирик шигырьләр иҗат итә.
Финалда Татарстаннан барлыгы 35 иҗатчы катнашкан. «Проза» номинациясендә җиңүче шулай ук түбәнкамалы – 39 нчы балалар бакчасы методисты Нурзия Мирхазова. Ә укучылардан Азат Апаяров, Алинә Галиуллина һәм Мәликә Госманова мактаулы урыннарга лаек булганнар.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев