Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бу атнада Татарстанда -20 градуска кадәр салкынайтачак

Вакыты белән бераз кар яварга, буран чыгарга мөмкин.

Атна ахырына Татарстанда һава температурасының әкренләп төшүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якындагы өч тәүлектә республикада вакыты белән бераз кар яварга, буран чыгарга мөмкин.

Чәршәмбе, 15 февральдә, төнлә һава температурасы -7.-12 һәм көндез -4.-9 градус көтелә. Пәнҗешәмбе, 16 февральдә, төнлә һава температурасы -9.-14, ә көндез -2.-7 градус фаразлана.

Җомга һәм шимбә, 17 һәм 18 февральдә, Татарстан антициклон йогынтысында булачак. Шуңа карамастан, урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Көндез һава температурасы -5.-10 градус, 17 февраль төнендә -9.-14 градус, 18 февраль төнендә аязган вакытта -15.-20 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев