Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге берсеннән-берсе эчтәлекле, мавыктыргыч проектлар өстендә эшләвен дәвам итә

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә уздырылган чара да нәкъ шуның ачык мисалы.

Кунак булып, «Авангард» клубының хоккейчысы, спорт мастеры, Юрий Гагарин кубогы иясе Дамир Шәрипҗанов чакырылган иде. Тамашачылар – студентлар һәм мәктәп укучылары – кумирларын зур кызыксыну белән тыңладылар, сорау өстенә сорау яудырдылар. Дамир максатка ирешү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген сөйләде, яшьләргә киңәшләрен бирде. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев Дамирга һәм әтисенә түбәтәйләр кидерде, затлы китаплар бүләк итте, киләчәктә дөньякүләм уңышларга ирешүен теләде. Очрашу «Туган тел» җырын күмәк рәвештә башкару белән тәмамланды.

Нурзия Мирхазова,
“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзасы;
Фото: Айрат Сагыйтов

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев