Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Боз кузгалды, сез дә кушыла аласыз

НТР телерадиокомпаниясендә хәйрия акциясе дәвам итә. Шушы көннәрдә хәбәрчеләр «Балкыш» социаль приютына барып, анда тәрбияләнүче балалар язган 50 хатны алып кайттылар. Әле үзләре яза белмәгән сабыйларга, тәрбиячеләре ярдәм иткән.

Авыр тормышта яшәп, әти-әниләре үз хокукларыннан вакытлыча мәхрүм ителеп, бирегә эләккән балалар күп нәрсә турында хыяллана: кемгәдер пульт белән идарә ителә торган машина, кемгәдер зур курчак, кемгәдер тимераяк кирәк... Әниләренә шалтыратыр өчен телефон, матур кием, бизәнү әйберләре сорыйлар. Алар да кешеләр, аларның да хыяллары бар бит, ә язарга, сорарга, нишләптер, оялалар. Бу хыялларны тормышка ашырырга әзер булучылар табылып тора.
Моңа кадәр балалар йортыннан алып кайткан хатларны инде шәһәр җитәкчеләре, торак-коммуналь хуҗалыгы компанияләре, төрле оешмалар алганнар. «Балкыш»лыларга, тормышта авыр хәлдә калган шәһәрдәшләргә ярдәм итәсегез килсә, уенчыкларны, тәм-томнарны һ.б. Химиклар урамы, 64а йорты адресына алып килегез. Тулырак мәгълүматны 8(8555)40-07-70, 8(8555)41-13-13, 8-917-937-30-77 номерларына шалтыратып белешә аласыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев