Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Болодуринның батырлыгы онытылмасын

Түбән Кама – үз тарихы һәм традицияләре белән чәчәк атучы, күренекле һәм эшлекле кешеләр шәһәре. Шәһәребездә 50 урам һәм бер мәйдан бар. Күренекле кешеләрнең исемнәре белән аталган урамнардан көн саен мәктәпкә, эшкә барабыз яки өйгә кайтабыз.

Мин шәһәребезнең кичке урамнарында йөрергә яратам. Химиклар урамында күңелле утлар кәефне күтәрә, ә Тынычлык урамында үз эшләре белән каядыр ашыгучы кешеләр арасында үзеңне ниндидер зур, көчле агымда барган кебек тоясың. Менделеев, Тукай, Гайнуллин кебек күренекле шәхесләр исеме белән аталган урамнар бар. Рифкать Гайнуллинның легендар шәхес икәнен күпләр белмидер дә әле.  Ул – Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үткән, Дан орденының тулы кавалеры, киләчәк буыннарны тәрбияләүгә бөтен көчен биргән, Түбән Камада яшәүчеләрне хөрмәтләгән шәхес. 
Бакый Урманче урамы 1991 елга кадәр Парковая исеме белән йөртелгән, әмма хәзер бу хакта кем генә искә ала икән? Гагарин урамындагы монументаль стелла кешенең космоска очуына багышланган һәм 1984 елда төзелгән, тик бу хакта да яшьләргә ешрак сөйләргә иде. 
Түбән Камада бер йорт та булмаган урам бар. Футбол белән мавыгучы малайларга билгеле ул. Бу урам якташыбыз, Советлар Союзы Герое Иван Петрович Болодурин исемен йөртә. Аның хөрмәтенә шәһәребездә инде утыз елдан артык  футбол буенча балалар турнирлары оештырыла.  
Һәр көнне эшкә барганда, Иван Болодуринга багышланган мемориаль такта яныннан узам. Ул ил өчен бик авыр вакытта, 1905 елда Иске Чишмә авылында туган. Әтисе Германия сугышында һәлак булгач, малай  приютка җибәрелгән. «Патшаны бәреп төшергәч, мин приюттан качып, Мәскәүгә киттем», – дип искә ала истәлекләрендә Иван Петрович. Ул финанс Халык комиссариатында эшләгән, аннары әнисе үтенече буенча туган якларына кайткан. 1926-1927 елларда Новосибирск өлкәсендәге Ояш станциясендә, аннары Иркутск өлкәсендәге урман сәнәгатендә хезмәт куйган.
1930 елда егет армия сафларына чакырылган, хәрби хезмәттән кайткач, Ерак Көнчыгышта урман хәзерләү десятнигы булып, аннары 1935 елдан Колотовка руднигында эшләгән.
Бөек Ватан сугышы башлангач та, якташыбыз Биробиджан район хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган. Әзерлек курсларын узган егет 1943 елда фронтка озатылган. Анда ул Үзәк фронтның 234 нче гвардия укчы полкының пулемет отделениесе командиры итеп билгеләнгән. Шул ук елның 28 сентябрендә Иван Болодурин һәм тагын сигез солдат Белоруссиянең Брагинск районында Днепр елгасын кичкән. Төркемдә Георгий Масляков, Акан Корманов, Василий Русаков, Алексей Голоднов, Генрих Гендреус, Арсений Матюк, Иван Заулин, Петр Сафонов булган. Алар немецлар траншеясенә бәреп кереп, танкка каршы корал һәм пулемет кулга төшергәннәр, аннары бер ротага якын сандагы дошман контратакасын кире кайтарганнар. Геройлар ярдәме белән, 234 нче гвардия полкы Днепр елгасын кичә алган. 
Иван Болодурин 29 сентябрьдә сугыш кырында һәлак булган һәм Украинаның Мысы авылында туганнар каберлегендә җирләнгән. Үлгәннән соң, СССР Югары Советы Президиумы указы белән гвардия сержанты Болодуринга «Днепрны кичкәндә һәм уң як ярындагы плацдармны тотып калганда  күрсәткән батырлыгы һәм геройлыгы өчен» Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Ул шулай ук Ленин ордены һәм төрле медальләр белән бүләкләнгән. Аның легендар хәрби юлы «Гвардия Черниговская» китабында ачык язылган.
Белоруссиядә, Хабаровск һәм Иркутск өлкәсендә Болодурин истәлеген мәңгеләштерү буенча күп эш башкарылган. Аның турында илнең төрле төбәкләрендә һәм вакытлы матбугатта чыгарылган китапларда язылган. Мин шәһәребездә Советлар Союзы Герое Иван Петрович Болодурин исемендәге урам булуына бик шат. Аңа Җиңү монументы янындагы мемориаль стела багышланган. Туган авылында исә 2010 елда мемориаль такта ачылган. 
Түбән Кама – тарихы, истәлекләре белән бай шәһәр. Ул күп кенә кызыклы урыннарны саклый, алар турында без хәтта белмибез дә, ә бит алай булырга тиеш түгел. Безнең һәрберебез теге яки бу милләт язмышын белә икән, үз ата-бабаларыбыз турында истәлекләрне барлый, саклый икән, туган шәһәре турындагы тарихи истәлекләрне дә белергә тиештер  дип уйлыйм.
Римма НУРИӘХМӘТОВА. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев