Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Болгарга барырга телим»

«Язылган өчен мотоблок һәм башка бүләкләр» акциясендә түбәнкамалы Гөлсинә Бурангуловага бүләк тапшырылды.

Ширәмәт авылында гомер итүче ханым «ТАТМЕДИА» АҖ тарафыннан оештырылган акциядә җиңеп, 100 литр бензин сатып алуга сертификатка ия булган. Акция шартлары буенча катнашучыларга «ТАТМЕДИА»ның газетына яки журналына язылып, квитанцияне акционерлык җәмгыятенә җибәрергә кирәк иде. Язылучылар арасында телевизор, тузан суырткыч, планшет, 100 литр бензин, үтүк һәм төп приз – бензин белән эшли торган мотоблок уйнатылган.
Җиңүчеләр арасында – «Нижнекамская правда» газетасына язылган Гөлсинә Бурангулова да бар. 

– Миңа шалтыратып, бүләк турында хәбәр иткәч, башта ышанмадым. Интернетта нәтиҗәләрне карагач, иремә: «Болгарга алып барырсың», – дидем. Анда күптән барырга хыяллана идем, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Гөлсинә ханым.

Гөлнара Шишкина

Н.Лушникова фотосы

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X