Туган як

Болгар бабаларыбызның эзләре калган җирдә

Сәгать иртәнге биш. Түбән Каманың Үзәк мәчете яныннан алгы тәрәзәләренә «Болгар җыены» дигән язу беркетелгән дүрт зур автобус тарихи Болгар җиренә ерак сәфәргә кузгалды.

Ел саен уздырылып, күркәм традициягә әверелгән җыенга быел 162 түбәнкамалы барырга теләк белдергән. Алар арасында мөхтәрәм аксакаллар, дин әһелләре, укытучылар, китапханәчеләр, тәрбиячеләр, ветераннар, сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт куючылар, гомумән, шәһәребезнең иҗтимагый тормышында актив катнашучылар бар иде, Минемчә, бу көнне аларның барысын да бер изге ният – тарихи истәлекләрне барлау, ерак бабаларыбыз рухына дога кылып  кайту берләштерде. 
Сәфәр бик иртәнге сәгатьләрдә башланса да, автобуста баручылар арасында үтә дә җанлылык хөкем сөрә. Янәшә утырып баручылар үзара әңгәмә кора: кайберләре гадәти көнкүреш мәсьәләләре хакында гәпләшсә, икенчеләре сәяси хәлләргә үз фикерләрен белдерә, кайсыдыр рәттәге бер шаяны тормыштагы мәзәк хәлләрен искә төшерә бугай, көлешкән тавышлар яңгырап ала...
Әңгәмәләрне барлык кешеләрне кызыксындырган темага юнәлдерү максатыннан, без утырып барган автобуска җитәкче итеп билгеләнгән Булат хәзрәт Баһаветдинов сүз алып, сәфәрнең максаты белән кыскача гына таныштырды. «Кайберәүләр тарихи Болгарны «изге шәһәр» дип уйлап ялгыша. Хәтта анда барып кайтуны «кече хаҗ» дип әйтүчеләр дә бар. Чынлыкта динебездә «изге» дип кабул ителгән берничә урын гына билгеле җир йөзендә. Ә Болгар безнең Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан һәм бик күп башка шәһәрләр кебек гадәти шәһәр. Кайчандыр гөрләп чәчәк аткан, тарихи бер чорда басып алучылар тарафыннан җимерелүгә дучар ителгән һәм яшәүдән туктаган Болгар хәрабәләренә без хаҗ кылу өчен түгел, истәлекле урыннарны күреп, анда яшәгән болгар бабаларыбыз рухына дога кылып кайту өчен барабыз», – диде.
Аннан соң сүз мөхтәрәм аксакал, Россиянең атказанган табибы Гамир ага Исмәгыйлевкә бирелде. Ул үзенә якын теманы – сәламәтлек саклау мәсьәләсен күтәрде. Татар халкының тукланудагы үзенчәлекле якларын һәм, шуңа бәйле рәвештә, безнең милләт кешеләренә генә хас авыруларны санады, аларны булдырмас өчен туклану рационына зур әһәмият бирергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеген ассызыклады. Аның файдалы киңәшләре беркемне дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйм. Әлеге автобуста пассажирларның күпчелеге аксакаллар шурасы әгъзалары иде. Шура рәисе Зирәк Гыйлаҗ улы Шиһапов та шушында ук барды. Ул да үзенең уй-фикерләрен сәфәрчеләр белән уртаклашмыйча калмады. 
Милләтебезнең киләчәге, телебезнең язмышы борчый мөхтәрәм аксакалны. «Бөек тарихыбызны барча кешеләргә җиткерүдә ярдәм итә торган менә шушындый чараларны ешрак уздырсак һәм аларда актив катнашсак, милләтебезнең дәрәҗәсе күтәрелер иде», –  диде Зирәк ага.
Әнә шулай, лекцияләр тыңлап бара торгач, озын юлның авырлыгы да, вакытның узганы да сизелмәде. Түбәнкамалыларны Болгарга алып баручы калган өч автобуста да шундый ук кызыклы һәм кирәкле темаларга файдалы әңгәмәләр уздырылгандыр һәм сәфәрчеләр алардан канәгать калгандыр, дип уйлыйм. Озын сүзнең кыскасы, билгеләнгән вакыттан аз гына алдан, тугыз тулганчы, без Болгар җиренә аяк баскан идек инде...
Мәчет егетләре, җырда җырланганча: «Монда бик күп алдан килеп...» сәфәрчеләргә килгәч ял итү, җыенның рәсми өлеше беткәч, биредә утырып тамак ялгау һәм бергәләшеп өйлә намазы уку өчен уңайлы урын сайлап куйганнар. Алар кичтән үк килгән булганнар һәм учак тергезеп, сәфәрчеләрне сыйлау өчен пылау пешерү белән мәшгуль иделәр. 
Җыенның рәсми өлеше башланганчы, тарихи истәлекле урыннарны һәм яңа төзелгән биналарны карау өчен түбәнкамалылар төркемләп экскурсиягә таралышты. Барысын да карарга, танышырга кирәк. Чөнки кемнәрдер бирегә инде берничә мәртәбә килгән булсалар да, күпләрнең беренче мәртәбә генә килүләре...
Сәгать 10да Казаннан килгән республика җитәкчеләре һәм дин әһелләре Мемориаль комплекс янында махсус ясалган сәхнәгә күтәрелделәр. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Президент киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Рушан Аббясов һәм башкалар бар иде. 

– Без бу тарихи Болгар җиренә борынгы бабаларыбыз истәлеген хөрмәтләргә, алар рухына дога кылырга җыелдык. Биредә 922 елда Ислам кабул ителгән. Ул шул ягы белән кадерле дә безгә. Иң куанычлысы, бу тарихи урыннар елдан-ел үзгәрә, яңа биналар сафка кертелә,  – диде чыгышында Рөстәм Миңнеханов.
Чыгыш ясаучылар барысы да, Болгар җыенының татар халкы өчен әһәмиятле вакыйга булуын, һәм аның әһәмияте елдан-ел үсә баруын ассызыкладылар.
Болгар җыенына килгән дәрәҗәле кунаклар арасында Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин да бар иде.
Җыенның рәсми өлеше тәмамланып, азрак концерт тыңлагач, түбәнкамалылар мәчет егетләре әзерләгән тәмле пылауны ашап сыйландылар. Үзәк мәчет мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов өйлә намазы вакыты җиткәнен белдерде. Тагын шунысын да язып узу кирәктер: шул вакыт күрешергә дип мәйданчыкка килгән Йосыф хәзрәт Дәүләтшин да намазны түбәнкамалылар белән укыды.
Инде килеп, тарихи шәһәр белән хушлашыр чак та җитте. Болгарда нибары берничә сәгать кенә булсак та, күңелләребез белән чал тарихыбызның кайтавазын ишеткәндәй булдык, хәзерге көннәргәчә, әһәмиятен югалтмаган, киресенчә, халкыбыз күңелендә кыйммәте арта гына барган күп кенә тарихи мәгълүмат алып, белемнәребезне баеттык.
Сәфәрнең кайту ягы да кызыклы әңгәмәләр, эчтәлекле чыгышлар белән узса да, сүз сөреше күбрәк Болгарда алган тәэсирләр белән уртаклашуга корылды. Һава торышының да уңайлы торуына (эссе түгел, җиләс, болытлы булса да яңгыр яумады) барыбыз да сөендек. Автобусның йөртүчесе – 1нче ПАТП шоферы Ринат Афзаловка да рәхмәт, җайлап кына алып барып кайтты. Андый ерак арада юллар гел шома гына булмагандыр, ләкин пассажирлар сикертмәле урыннарны тоймадылар да. Әлбәттә, изге юлда йөрүче сәфәрчеләргә шундый уңайлы автобуслар биргәннәре өчен 1нче ПАТП, Түбән Кама пассажир автотранспорты предприятиесе, Шиннар җитештерү заводы җитәкчелегенә зур рәхмәт. 1нче ПАТП директорлар советы рәисе Әгътәс Нургата улы Галиәхмәтов  автобустан тыш үз исәбеннән корбанлык сарык та биргән, үзе дә Болгарга барып, андагы түбәнкамалылар белән аралашып, дога кылып, сәфәрчеләр белән бергә булды. Гомумән, бу күркәм чараны оештыруда актив катнашкан җитәкчеләргә, Аксакаллар шурасы җитәкчесе Зирәк Шиһаповка, Бөтендөнья татар конгрессына һ.б. оештыручыларга кешеләр зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Фәрит ИМАМОВ.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: