Туган як

Блокадалар кичергән Рокыя

Бөек Ватан сугышының иң аянычлы вакыйгаларының берсе – ул Ленинград каласы блокадасы. Өч ел буе чолганышта, ачлыкны, ялангачлыкны үз җилкәсендә кичергән ленинградлылар, барысына да түзгән. Алар өстенә 150 мең снаряд, 102 мең яндыргыч бомба һәм 5 мең чамасы фугас бомбалары яуган. Блокада чорында бер миллион гади халык ачлыктан, бомбалардан һәлак булган.

Рокыя Сәхәбетдинованың да әти-әнисе, абыйлары, сеңлесе Ленинград блокадасы афәтләрен күргән. Сугыш башланганда аңа 11 яшь була. Балалар ашарга сорап, әниләренең итәгенә ябышып йөриләр, чөнки соңгы тапкыр туйганчы кайчан ашаганнарын да онытканнар. Үзе дә ач ана, чарасызлыктан нишләргә дә белми; бары тик ачлыктан шешенмәсеннәр өчен, балаларын күбрәк яткырып тора.
1942 елның 1 апрелендә «Олы җир»гә чыгучы машиналарга, Гатиятулла һәм Фәхризадә гаиләсен дә утырталар. Балалар инде хәлсез, аларны хәрбиләр машинага күтәреп салалар. Ладога аркылы узган легендар «Тормыш юлы»ннан чыгып, гаилә Татарстанга кузгала. Юл газабы – гүр газабы, 40 көннән артыкка сузылган юлда ачлыктан абыйсы, әтисе үлеп кала. Әнисе өч баласын ияртеп, мең бәлаләр белән Татарстанга кайтып җитә. Буа шәһәрендә төпләнеп калалар. Тик ирен һәм баласын югалту хәсрәте Фәхризадә апаны аяктан ега. Авыру ананы хастаханәгә илтәләр, тик октябрь урталарында әниләре вафат була. Ятим калган Рокыя апа белән сеңлесен, Арча районы Субаш Аты авылындагы балалар йортына җибәрәләр. Анда, «детдом»да 100 кеше урынына 200 кеше яши. Ашау ягы такы-токы. Үзләренә бирелгән бер калак шикәр комын авылга барып, бер бәрәңгегә алмаштырып йөри балалар.
Яшүсмерләр генә әле сез, көчегез җитмәс, үзегез ач, дип тормыйлар, арышын да урдырталар детдом балаларына. Бер сутый иген урсаң, 100 грамм ипи бирәләр. Ә урак тотып кулларың кабарып, урырга ярый алмасаң да тик утырмыйсың, эшнең башкасы табыла– кулга чабагач тотып, ындыр табагына кайткан игенне сугасы.
Кышка керүгә, каяндыр бик күп итеп дөя йоны кайтарталар. Кызларга шуны эрләтеп, кул эшләренә өйрәтәләр. Эшкә өйрәнүнең файдасы тия тагын, алдагы тормышта – шәлләр, кофталар бәйләп якыннарын, туганнарын сөендерә.
Сугыш тәмамлангач, 1946 елда балалар йортын тарата башлыйлар. Рокыя апаны Казанга һөнәр училищесына фрезерлаучы һөнәренә укыталар. Ә сеңлесен Яшел Үзәндәге «детдом»га җибәрәләр. Укып чыгып, Казанда эшли башлый Рокыя апа. Монда үзенең гомер юлдашы Галимҗан белән танышып, тормыш кора. Эше авыр булгангамы, ике мәртәбә буйга узып, ике баласын да саклап калу насыйп булмый. Беренче сабые – кыз бала үле туса, икенчесе – улы, туып бер көн үткәч, үлә.
Шул арада Галимҗанын армиягә алалар. Яшь ханым, иренең туганнары чакыруы белән, ерак Хабаровск шәһәренә юл тота. Фрезерлаучы булып эшләп, өстәмә кранчы һөнәрен дә үзләштерә.
Язмыш бит адәм баласын кайларга гына илтми. Галимҗан ага белән Рокыя ханым да 1973 елда, чакыру буенча, Түбән Камага килеп урнашалар. Тәртипле, эшчән гаиләгә, килеп азмы-күпме эшләүгә квартирын да бирәләр. Яңа төзелеп килүче ак кала, гаиләгә бик ошый. Алар монда гомергә төпләнеп калалар. Шушында эшләп, лаеклы ялга чыгалар.
Пенсиягә чыккач та, Рокыя Сәхәбетдинова өйдә утырмый, яшь буынны тәрбияләүгә лаеклы өлешен кертә. Мәктәп балалары белән очрашып, Ленинград блокадасы кыенлыкларын, сугыш китергән афәтләр, шәһәребезнең төзелүе хакындагы истәлекләре белән уртаклаша.
Илһамия ГАФФАРОВА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: