Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Блогерлар тормышыннан

Социаль челтәрләр елдан-ел тормышыбызга тирәнрәк үтеп керә. Аларны хәзер танышу-аралашу, яңалыклар белән бүлешү өчен түгел, бәлки күбрәк акча эшләү ысулы буларак кулланалар.

Бүгенге көндә иң популярларының берсе – Инстаграмда блогерлык эше алып баручылар күбәйде, шулар арасында мөселманнар да аз түгел. Миңа аларның берсе – Чистайда яшәүче татар кызы Гүзәл Хөснетдинова белән шәхсән очрашу мөмкинлеге туды. Ул Түбән Камага Инстаграмда үзен яратып карап баручы туташ-ханымнар белән очрашырга дип килгән иде.
Гүзәл ханым ире белән ике малай һәм бер кыз тәрбияли. Һөнәре буенча ул инженер-мелиоратор, чәчтарашчы, хәзерге вакытта чәчәктән һәм төрле ризыклардан букетлар ясый һәм башкаларны шуңа өйрәтә. Кәләшләрне бизәндереп, яулык бәйләтеп никахка әзерли. Гомумән, аның кулыннан килмәгән эш юк дияргә була. Ул актив, куркусыз, шул ук вакытта эчкерсез.
– «Мөслимәләр – кимсетелгән затлар, өйдә генә утыра, үз-үзләрен карамый, әлбәттә, ирләре икенче хатын ала», дигән сүзләр күңелемә тия иде. Хатын-кыз берьюлы балаларны тиешенчә тәрбияләп, гаилә учагында җылы саклап тота, шул ук вакытта каядыр эшли ала. Әмма ирең белән уртак тел таба белү мөһим, – ди Гүзәл ханым. Инстаграмда өч ел элек теркәлгән булса да, блоггерлык эшенә ике ел элек кереп китә. Исламда ир белән хатын арасындагы җенси мөнәсәбәтләр темасына багышланган «18+» дип аталган туры эфирлар алып бара башлагач, Инстаграмдагы битенә язылучылар саны кинәт арта, инде 80 меңгә җиткән.
Блогер булыр өчен нинди сыйфатлар кирәк? Ул кешенең асылына, шәхес үзенчәлекләренә бәйле. Ачылып, ихластан сөйләшә белмәсәң, берни килеп чыкмаячак. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: халык «драма» ярата. Гүзәл ханымның ире өч ел төрмәдә утыруы, ул юкта аның ничек итеп тормыш алып баруы кеше игътибарын тарткан.
– Мөслимә блогерларның өстенә ике тапкыр күбрәк җаваплылык йөкләнгән. Аллаһы Тәгалә турында сөйләгәч, сак булырга тырышам, чөнки мине Исламны кабул итәргә җыенып йөргән кешеләр күп карый. Әйтик, ике ел эчендә язылучыларым арасындагы 100ләп хатын-кыз яулык бәйләде. Ә бит минем беркемгә дә«хиҗаб киегез», дигәнем юк, – ди Гүзәл ханым.
Әмма блогер булуның уңайсыз ягы бар икән: телефонны 1-2 көнгә дә сүндереп куеп, ял итәм дисәң, югалталар. Эзләп, хәтта әнисенә, туганнарына шалтырата башлыйлар, өенә баралар. Шуңа күрә, сирәк кенә булса да, эфирга чыгып тора ул.

фото husnutdinova_266 сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев