Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Бүләк»ме, ришвәтме?..

Түбән Кама прокуроры ярдәмчесе Ләйсән Сабирова табибларга ришвәтчелек һәм аның өчен нинди җәза бирелүе турында сөйләде.

Татарстанда ришвәтчелекнең җәелүе турында халыктан алынган сорашуга карап ачыклап була. Сорашуны республиканың социаль-икътисади мониторинг һәм анализ комитеты уздырган. Кешеләрнең 65 проценты сораган очракта, ришвәт бирергә әзер икән. Алар моны үзләренчә «бүләк» дип атый.
Моңа Советлар Союзында булган дефицитның да гаебе бар. Табибтан белешмә алган өчен дә, зуррак мәсьәләләр хәл иткәндә дә күчтәнәчсез килмәгәннәр. Операция уңышлы ясалса, гражданнарның 63 проценты табибларны акчалата бүләкли. Калганнары исә моңа катгый каршы.
Сәламәтлек саклау өлкәсендәге коррупциягә килгәндә, кешеләр поликлиникада түләүсез медицина хезмәте өчен, хастаханәдә бушлай операция ясатыр, ятып дәваланыр өчен түләргә риза. Ә җәзасы бик җитди: ришвәт өчен штраф та, эш урыныннан алу да, иректән мәхрүм итү дә каралган.
Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Фото перинаталь үзәк сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев