Туган як

Бүләкләр уйнатылды

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Вәгъдә иткәнебезчә, октябрь аенда редакциянең үзенә килеп «Туган як»ка язылучылар арасында бүләкләр уйнаттык.

Алар Әнисә Хөсәеновага (Мәктәп булвары, 11/1), Җә-милә Гыйззәтуллинага (Шәңгәлче авылы, Мәктәп урамы, 22), Фәүзия Локмановага (Төзүчеләр проспекты, 52) чыкты. Бүләкләрне эш көннәрендә редакциядән килеп алуыгыз сорала.

2021 елның беренче яртысы өчен «Туган як»ка язылу кампаниясе дәвам итә.

Газетаны өй адресыгызга китерү өчен язылу бәясе – 654 cум. Аңа шәһәрдәге һәм райондагы барлык элемтә  бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп язылырга мөмкин. Иганәчелек ярдәме күрсәтергә мөмкинлекләре булган кешеләрне һәр ел саен уздырыла торган хәйрия акциясендә катнашырга чакырабыз.
Яхшылык җирдә ятмый дигәндәй, инвалидларны, өлкән туганнарыгызны, күршеләрегезне, авылдашларыгызны газетага яздырырга теләсәгез, рәхим итегез. Ярдәм күрсәтергә теләкләре булып та, ярдәмгә мохтаҗларны үзләре таба алмаучылар, редакциягә мөрәҗәгать итә алалар.
Телефон: 43-17-57.

Фото: Лилия Заһретдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: