Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бүләкләр быел да була

Редакциягә шалтыратып, 2019 елның беренче яртысына «Туган як»ка язылганнар өчен бүләкләр уйнату турында искә төшерүчеләр шактый. «Быел бүләкләр булмыймы әллә?», «Газетаның купон бастырылган саны килмәде бугай, тагын бер мәртәбә бастырсагыз иде» дигән сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Борчылучыларны тынычландырырга ашыгабыз: «Туган як»тан бүләк» конкурсы быел да булачак.

Конкурсның шартлары түбәндәгечә: анда «Туган як» газетасына 2019 елның беренче яртыеллыгына язылучыларның теләгән һәрберсе катнаша ала (квитанциягез булу мәҗбүри). Моның өчен газетабызда басылып чыккан шушы купонны тутырып, «Туган як»ка язылу турындагы квитанциягезнең копиясе белән редакциягә китереп бирергә (Химиклар проспекты 64 а, НТР бинасының 1 нче катындагы «Бюро находок» бүлмәсе. Эш вакыты 9.00 – 16. 00 сәг.), яки почта һәм электрон почта аша җибәрергә кирәк. Шулай булганда гына конкурста катнашучылар исемлегенә кертеләсез.
Бүгенге көндә конкурска куелган призлар исемлегендә 30лап әйбер тупланды. Бүләкләр фондын тагын да арттырырга теләк белдерүче иганәчеләр булса, рәхим итегез! Әйберләр (сувенир, бизәнү әйберләре,  көнкүреш кирәк-яраклары, картиналар, китаплар һ.б.) бик кыйммәт булсын димибез, тик аларның кулланылмаган һәм яңа булулары шарт.
Тиздән 2019 елның беренче яртысына «Туган як»ка язылганнар өчен «Туган як»тан бүләк» конкурсы уздырылачак (төгәл көнен соңрак язарбыз). 
Тагын шунысын да искәртәбез: әгәр туганнарыгыз, күршеләрегез, хезмәттәшләрегез арасында ниндидер сәбәпләр белән «Туган як»ка язылмыйча калучылар булса, алар аны хәзер дә эшли ала. Андыйларга газета февраль башыннан килә башлаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев