Туган як

Бөлгенлеккә төшсәгез

1 сентябрьдән салым буенча бурычлары 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр булган эшмәкәрләр күп функцияле үзәк аша бөлгенлек турында гариза тапшыра ала.

Хезмәт бушлай күрсәтелә. Гариза белән бергә кредит бирүчеләр һәм бурыч күләме турында мәгълүмат тапшырырга кирәк. Өч көн эчендә гариза буенча
нәтиҗәләр билгеле була. Мәгълүмат бердәм реестрга кертелсә, пеня һәм штрафлар башка салынмый, ә алты айдан бөлгенлек статусы бирелә. Гариза кабул ителмичә, эшмәкәргә кире тапшырылса, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: