Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк

Чәршәмбе көнне кичен Түбән Кама коткаручыларына Мурадьян урамындагы «Нәүрүз» сәүдә үзәгенең подвалыннан төтен чыгуы турында хәбәр иткәннәр.

Тиз арада урынга берничә янгын сүндерү һәм бер ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткән. Кибет эчендә урнашкан саунадан кешеләрне чыгарганнар. Бу вакытта башка бүлмәләрдә беркем булмаган. Коткаручылар ачык ут чыганагы тапмаганнар, әмма төтен электр щитында кыска ялганыш арасында чыгарга мөмкин иде дип фаразлыйлар. Тикшерү бара.
Ә менә Кайманов урамындагы 11 нче йортта балкон янган. Анда коткаручылар баскыч буйлап менгәннәр. Ут тиз арада сүндерелгән. Бәхеткә зыян күрүчеләр юк, тик квартир бүлмәсендә тартып эленгән түшәмнең эреп төшкәнлеге билгеле. Янгын сәбәбен ачыклана.
«Дуслык» бакчачылык ширкәтендә исә янгын нәтиҗәләре аянычрак булган. Анда мунча янып беткән. 
– Мунчаны ягып җибәрдек. Күпмедер вакыттан соң аннан чыккан төтенне күргәч, башта берни аңламадык, – ди бакча хуҗасы. Ул һәм күршеләре коткаручылар килгәнче янгынны үз көчләре сүндерергә тырышканнар, әмма... Янгын сүндерүчеләр якындагы йортларны уттан саклап калганнар.   

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев