Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Бөке»ләрдән котылачаклар

«Южная» автомобиль трассасында тимер юллар аша үтә торган ике юл үткәргеч ачылды.

Юл үткәргечләр «Предкомбинатская » станциясеннән «Биклән» станциясенә кадәр төзелгән. Озынлыгы 108,5 метр, киңлеге 10 метр булган бу күперләрнең һәр ягыннан тротуарлар да ясалган. Андагы юлларда еш кына хасил булган «бөке»ләр хәзер бетәчәк.
Күперләрдә куркынычсызлык таләпләре үтәлә: цинкланган киртәләр һәм култыксалар урнаштырылган, яктырткычлар куелган. Хәтта су да аерым урынга җые-лып, чистарту корылмалары аша чыгарылачак.
Ачу тантанасында республика җитәкчеләре дә катнашты. Эшчеләргә исә бүләкләр тапшырдылар.

Лилия Заһретдинова

Фото https://www.e-nkama.ru сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев