Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Битараф кала алмыйлар

Экология-биология үзәгендә шөгыльләнүче балалар экологлар белән берлектә «Урман көне» акциясен уздырганнар. Алар «Лента» гипермаркеты артындагы урман янын чистартып, 200 капчык – 10 кубометр чүп-чар җыйганнар.

Шешәләр, кәгазь, пакетлар... Урманда ни генә юк! Табигатьтә ял итәргә теләүчеләр үзләреннән соң ял урынын тәртиптә калдыру турында уйламыйлар да. Моны битараф булмаган кешеләргә эшләргә туры килә. 15 сентябрьдә «Бөтендөнья чисталык көне» уңаеннан Түбән Камада өмә узган. Төзелеш чүбен җыйганда техниканы ярдәмгә чакырганнар. Көнкүреш чүпләрен капчыкларга аерым тутырганнар: берсенә – пластик, икенчесенә – пыяла... 
Өмә шулай ук  Ильинка авылыннан 1,5 километр ераклыкта урнашкан Подборное күле янында да узган. Биредә Росприроднадзор һәм «Түбән Кама Нетфтехим» хезмәткәрләре, экологлар эшләгән. Күл янында наратлык та урнашкан. Сулыкта исә карабалык, чуртан, алабуга, чабак һ.б. балыклар бар. Язын бирегә миләш чыпчыгы, сандугач, шәүлегән һ.б. кошлар кайта. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев