Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бинаны киңәйтәчәкләр

ТР Министрлар Кабинеты карары буенча, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театрын төзекләндерүгә 100 миллион сум бүлеп бирелгән. Бу акчага бина яңартылачак һәм тагын бер тамаша залы төзеләчәк.

– Яңалыкны шатланып кабул иттек, чөнки аны озак көттек. Шәһәребезгә матур театр бик кирәк. Кайчандыр кафе бинасында урнашкан театр сәхнәсе кечкенә һәм уңайсыз, – ди театр режиссеры Рөстәм Галиев.
Яңа залның сәхнәсе бүгенге заман таләпләренә туры киләчәк. Биеклеге 14 метр, үзе иркен булачак. Зал 250 тамашачыны сыйдырыр дип көтелә. Рөстәм Галиев әйтүенчә, мондый шартлар барлык зур театрларда тудырылган, ә менә Түбән Кама әлеге бинага башка шәһәрләрдән театрларны чакыра алмаган. Мондый сәхнәгә алардагы декорацияләр сыймый, уйнарга урын да юк.
Яңа залда исә декорацияләр зур булачак. Аларны тиз генә алыштыру өчен җайланмалар куелачак. Ул гынамы – алар өчен хәтта аерым склад төзү, тегү цехы булдыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта театрда ике грим бүлмәсе бар: ирләрнеке һәм хатын-кызларныкы. Яңа бина төзелгәч, һәр ике-өч артистка өчен берәр грим бүлмәсе булыр, шунда ук юынгыч һәм башка уңайлы җиһазлар урнаштырылыр. 
Әмма иске зал да буш тормаячак. Театр режиссеры әйтүенчә, анда репетицияләр узар. Аннары шәһәрдә балалар өчен татар театры юк. Аны булдыру да мөһим.
Театрны төзекләндерүгә акча бирелү турындагы яңалык артистларны шатландырган.
– Мондый төзелеш башлануы минем өчен зур бәхет. Яңа, иркен залда уйнау бөтенләй башкача бит ул, рәхәтләнеп эшләрбез. Залның төзелүен түземсезлек белән көтәбез, – дип тәэсирләре белән уртаклашты ТРның атказанган артисты  Альберт Ибраһимов.
Проект әзер, ул тикшерүләр үткән, акча бүлеп бирелгән. Планнарның тормышка ашуын гына көтәсе калды. Хәзерге вакытта исә Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры спектакльләре Халык иҗаты йортында күрсәтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев