Туган як

"Бигеш» аэропортында коронавирус белән зарарланган бөҗәкләрне эзлиләр

«Бигеш» аэропортында халыкара рейслар коронавирус йогышын йөртүче бөҗәкләрнең булу-булмавын тикшерәләр.

Бу хакта Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Рөстәм Изиятуллин утырышта  сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, аэропорт командасы чит илдән килгән экипажны һәм пассажирларны гына түгел, потенциаль куркыныч бөҗәкләр эләгергә мөмкин булган самолет салонын да тикшерәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: