Туган як

Бүгенге көн тамашачысы өчен

Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры репертуарына «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле өстәләчәге турында мәгълүмат миндә кызыксыну уятты. Чөнки режиссер Рөстәм Галиевнең һәр куйган әсәре үзгә, кайвакыт оригиналдан шактый аерыла. Кайберләрен кат-кат карау рәхәт. «Гөргери кияүләре» генә дә ни тора! Ә монда – «Әлдермештән Әлмәндәр»! Ә менә куючысы Рөстәм Галиев түгел икән, аны Уфаның М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры режиссеры Фиргать Гарипов сәхнәләштергән.

Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры сәхнәсендә премьера алдыннан күрсәтелгән спектакльгә тәнкыйтьчеләр һәм журналистлар чакырулы иде. Чынлап әйткәндә, үз вакытында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 1976-2006 елларда гөрләп барган бу спектакльнең башка театр тарафыннан куелуы зур кыюлык таләп итә. Шуңа күрә консерватор тамашачыга мин аны карарга тәкъдим итмәс идем. Чөнки телисеңме-теләмисеңме, чагыштырачаксың. Бу спектакль исә заман таләпләреннән чыгып, заман рухында сәхнәләштерелгән. Дөрес, кайбер кыйммәтләр әле дә әһәмиятен югалтмый.
Баш рольне – Әлмәндәр картны Рөстәм абый үзе башкарды. Менә ул башына тәкыя киеп, кулына бер кочак чәчәк тотып, тамаша залына килеп керде, исәнләшеп, җырлый-җырлый сәхнәгә менде. Аннан килгән җылылык, рәхәтлек күңелне эретә. Спектакльдә ул гармунда да уйный әле. Әҗәл (аны яшь артист Алмаз Хөсәенов уйный) карадан киенгән, кулындагы сәгате килүенең максаты турында әйтеп тора. Ул үзен көчле итеп хис итә. Гөлфирә – рок музыкасын тыңларга яратучы заманча кыз, кара күн кием кия. Аңа гашыйк Мансур – «ботаник». Әлмәндәрнең килене Өммия дә башкача – каенатасын сукранып-битәрләп тә ала, ягымлы итеп елмаеп, аркасыннан да каккалый. Хәмдебану исә – авылның шәфкать туташы, бик ачык, көләргә ярата. Аны күрүгә, Әлмәндәр физик күнегүләр ясый башлый, үзен сәламәт итеп күрсәтергә тырышуы белән аның игътибарын җәлеп итәргә тырыша. 
Сүз уңаеннан, режиссер Фиргать Гарипов әсәрне укыса да, элекке спектакльне карамаган. Минемчә, бу әйбәт тә. Юкса, аңа икеләтә авыр булыр иде. Бу аның диплом спектакле икәнлеген исәпкә алсак, зур уңыш. Ул Мәскәүнең Б.Щукин исемендәге югары театр училищесын тәмамлаган.
– Мондый күләмдәге материалны укып чыккач, әлбәттә, ерып чыга алырмынмы, дигән шикле уйлар туды. Әсәрнең авторы – татар «Шекспиры». Түбән Кама театрында Әлмәндәр образын уйнарлык кеше табып булырмы, дип борчылдым. Әмма Рөстәм Галиевне күргәч тә, бернинди шик калмады. Әлмәндәр картның күзләре дә, үзе дә янып тора, анда яшәү дәрте көчле. Менә Рөстәм әфәнде дә шундый. Гомумән, актерлар һәм режиссер белән бердәм эшләдек, – ди Фиргать Гарипов.
Озак еллар Камал театры сәхнәсендә зур уңыш белән барган бу спектакльне шундый ук дәрәҗәдә кую мөмкин түгел, диючеләргә Рөстәм Галиевнең җавабы әзер. Ул әйтүенчә, дөнья, Россия классиклары язган әсәрләр буенча спектакльләр төрле театрларда уйнала, тик менә татарларда, нишләптер, моңа караш тискәре.
–  Безнең бу спектаклебез татар халкының өч бөек улына – Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Биктимеров һәм Марсель Сәлимҗановка багышлана. Пьеса уйналудан туктарга тиеш түгел, вакыт бара бит. Күп еллар дәвамында уйналган Әлмәндәр бүген бөтенләй икенче яңгыраш ала. Аны куйганда, режиссер яңа алымнар кулланды, композитор Васыйл Гаффаров һәм рәссам Руслан Мөгаллимов яңа төсләр белән баетты, – дип аңлатты ул. 
Әмма, шәхсән, үзем өчен аңлашылмаган урыннар да булды. Мәсәлән, Газраилның «новый русский» кыяфәтен, ярсып кычкыруын кабул итә алмадым, аннары «дача» өстенә манара, аның өстенә уракны ярымай итеп беркетүне аңламадым. Бәлки, режиссерның ни әйтергә теләвенә төшенмәгәнмендер... Әҗәлнең ахырдан актан киенеп чыгуы, ничек тә Әлмәндәрне үлемнән калдырырга тырышуы, туганнардай кочаклашулары җылы тәэсир калдырды. Кайбер әсәрләр уйландырса, асылына төшенер өчен вакыт кирәксә, «Әлмәндәр»не карагач, үземә баш геройдан яшәргә һәм яшьнәргә теләү «авыруы йокканын» тойдым. Спектакль турында «я, ничек?» дип сораучыларга тәэсирләрне аңлату күп вакыт алачак, шуңа күрә «аны үзегезгә карарга кирәк», дип җавап бирәм. 
Режиссер да эшеннән канәгать калды.
– Бу  – минем беренче артистларым, беренче спектаклем һәм гомерем буена онытылмаслык беренче мәхәббәтем. Барысы да үзем теләгәнчә, үзем күргәнчә булды, – дип хисләре белән уртаклашты ул.
Әҗәл ролен башкарган Алмаз Хөсәенов моңа кадәр эпизодик рольләрдә уйный иде. Спектакльне Камал театрында кечкенә чагында караганы булган. Аны караганда, нишләптер, нәкъ менә Равил Шәрәфиев кебек уйнарга хыялланган. Хыялы тормышка ашкан, әмма...
–  Равил абый образы бөтенләй башка иде. Шуңа да өйрәнү дә, уйнау да җиңел булмады. Рөстәм абый кирәк чакта ярдәм итте, аның белән бер сәхнәдә уйнау – зур дәрәҗә. Спектакль тәмамланды, күңелем бушанып калгандай булды, – ди ул. 
Форсаттан файдаланып, спектакльгә чакырылган танылган тәнкыйтьче, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов белән дә сөйләштем. Шәүкәт Биктимеровның вафатыннан соң, бер генә профессиональ театр да «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен куярга батырчылык итмәгән. Бердәнбер очрак – Мари-Эл театры, анысында да әсәр шактый үзгәртелгән.  
– Түбән Кама театры зур кыюлык күрсәтте һәм моны уңай бәяләргә кирәк. Труппа кечкенә һәм яшь булса да, көчле. Тәҗрибәле режиссерлар бу эшкә тотынмас иде, аларда тәҗрибә бар, сакланыбрак эш итәләр. Мондый зур эштә кыюлык кирәк. Ә яшь режиссерда ул бар, ул яңача уйлый, фикерли. Гомумән, андыйлар театрга яңа сулыш өрә. Спектакль бүгенге көн тамашачыларына адресланган. Минем өчен берничә актер яңача ачылды, мәсәлән, Алмазның уенына шаккаттым. Әҗәл һәм Әлмәндәр образлары тәңгәл килә, дуэт моментлары шәп, күмәк сәхнәләр, аерым образлар кызыклы, тик сораулар тудырган урыннар да бар, – дип фикерләре белән уртаклашты Нияз Игъламов.
Спектакль «Россиянең кече шәһәрләре театрлары» федераль  проекты кысаларында әзерләнгән.  Анда репертуар белән бергә матди-техник база да баетыла. Ләкин бу һәм башка  премьералар Түбән Кама тамашачасына кайчан тәкъдим ителәчәге билгесез. Театр һәм Халык иҗаты йорты ремонтка ябылган. Димәк, сәхнә юк. Рөстәм Галиев әйтүенчә, кимендә ел ахырына кадәр спектакльләр күрмәячәкбез. Ә әлегә театрыбыз коллективы Татарстан буйлап гастрольләрдә йөри.  
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотода: «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленнән күренешләр. 
Любовь Евграфова һәм Рамил Гали фотолары.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: