Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Безнекеләр дә ярышларда сынатмады

Шәһәребездә беренче тапкыр триатлон буенча ярышлар узды. Алар TIMERMAN спорт проекты кысаларында оештырылды. Катнашкан 250 кеше арасында Удмуртия, Башкортстан республикаларыннан, Самара өлкәсеннән, башкалабыз Казаннан килүчеләр күп булды.

Триатлонда көчләрен сынаучы 154 кеше 750 метр ераклыкка йөзде, 20 километр ераклыкка велосипедта узышты һәм биш километр арага йөгерде. Яшь спортчылар да махсус 600 метрлы дистанциядә көч сынашты.
Билгеләнгән вакытка ярышны карарга теләүче түбәнкамалылар шактый җыелды. Әле шимбә коеп яуган яңгырдан соң, якшәмбе көнне ялтырап чыккан кояш та, катнашучыларга теләктәшлек белдергән кебек, үзенең җылы нурларын кызганмады. Ярышучыларга көч өстәргә килгән җанатарлар арасында Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе генераль директоры Азат Бикмурзин һәм башка җитәкчеләр дә бар иде.
Триатлонның абсолют җиңүчесе Санкт-Петербургтан Илья Суслов булды, ул өч этапны 1 сәгать 7 минут 30 секундта үткән. Икенче урында, җиңүчедән  дүрт минутка гына калышып – якташыбыз, түбәнкамалы Вячеслав Соколов. Сүз уңаеннан, шәһәребезнең 25 нче мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләүче Вячеслав Соколов әле яңа гына Эстониядән кайткан. Дөньяның бар төбәкләреннән җыелган 1500 спортчы арасыннан 13 нче урынны алып кайту – бик зур уңыш! 
Ярышларны оештыручы «TIMERMAN» директоры Вадим Янгиров катнашучылар үтәчәк трассаның катлаулы булганын ассызыклады, чөнки су агымы көчле, велосипедта да үргә менәргә кирәк. Шуңа да карамастан, катнашырга теләк белдерүчеләрнең күп булуына шатлануын әйтеп үтте.
Илһамия ГАФФАРОВА.
Р. Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев