Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Безне тагын саныйлар

2020 елның 1 октябреннән Россиядә халык санын алу башлана. Аны үткәрүгә Татарстанга федераль бюджеттан 60 миллион сум акча күчереләчәк.

«2020 елгы халык санын алу күпкә үзенчәлекле булачак. Төп басым яңа технологияләр куллануга юнәлтеләчәк: республика халкының дәүләт хезмәтләре бердәм порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль рәвештә тутыруы, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә халык санын алу мөмкинлеге, шулай ук исәпкә алучыларның кәгазь бланклар урынына планшетлар куллануы. Бу яңа үзгәрешләр халык санын алу процессын тагын да уңайлырак итәчәк», – диде Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча Территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина.
Теләгән кеше халык санын алуда мөстәкыйль катнаша алачак. Моның өчен сезнең 2020 елның 1 октябреннән 25 октябренә кадәр Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында стандарт теркәлүегез шарт. «Госуслуги» (ЕСИА) порталында махсус «Халык санын исәпкә алуны узарга» дигән хезмәтне сайлап алыгыз. Электрон кәгазьне үзең өчен генә түгел, гаиләнең башка кешеләре өчен дә тутырып була.
Халык санын алу нәтиҗәләренә карап, төбәкләрнең үсеш программасы төзеләчәк. Халык санын алу хезмәт миграциясен, территориядә халык тыгызлыгын билгеләргә булышачак.
Халык санын алу Россиядә 2010 елда узган иде. Аның нәтиҗәләренә күз салсак, 2010 елда Түбән Камада 234044 кеше исәпкә алынган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев