Туган як

Безнең өчен серле дөнья

В.Вернадский үзенең ноосфера турындагы хезмәтләрендә гаять дәрәҗәдә җиңел микрокисәкчекләр (электрон, позитрон, мюон, таон, нейтрино) турында язган. Алар лептоннар дигән берләштерелгән исем белән атала. Әлеге кисәкчекләр кешенең уйларын, хисләрен чагылдыра, матди дөньядагы вакыйгалар һәм җисемнәр турында мәгълүматны тапшыручылар (йөртүче) булып тора.

Галәмдәге лептон газы (ГЛГ) бөтен матди әйберләр аша үтеп чыгарга сәләтле. Ул Галәмдә генә түгел, һавада да, барлык матди җисемнәрдә дә һәм, әлбәттә, кеше организмында да бар. ГЛГ – ул үз эченә Галәмнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турындагы мәгълүматны туплаган үзенчәлекле мәгълүмати-энергетик кыр  булып тора.
Атом төше белән чагыштырганда, лептоннар шулкадәр кечкенә ки, җил вакытында газ молекулалары балыкчы ятьмәсе аша каршылыксыз узган кебек, теләсә нинди матди әйбер аша җиңел генә үтеп чыга алалар. Тагын да аңлаешлырак итеп әйтсәк, бу күренешнең эчтәлеге шуннан гыйбарәт: лептоннар кешенең уй-хисләрен, матди дөньядагы әйберләр һәм хәлләр турындагы мәгълүматны тапшыручы булып тора. Әлегә кадәр серле булып исәпләнгән һәм рәсми фән еш кына инкарь иткән күп кенә нәрсәләрне нәкъ менә Галәмнең лептон газы белән матди дөньядагы әйберләрнең һәм кеше баш миенең үзара тәэсир итешүе аша аңлатырга була.
Бу урында дөньядагы барлык диннәргә нигез салучылар тудырган могҗизалар һәм йогалар тарафыннан күрсәтелә торган кешенең гаҗәеп мөмкинлекләре күздә тотыла. Боларга күрәзәлек кылу; булачак вакыйгаларны алдан әйтеп бирү; аура буенча, кулны тәнгә тидереп яки ерак арадан кешенең чирен белү; кешенең уй-хисләрен ерак араларга тапшыру (телепатия); «ихтыяр көче» белән әйберләрне бер урыннан икенче урынга күчерү (телекинез); су өстендә батмыйча йөрү; гәүдә авырлыгын югалтып очу (левитация); кешенең күз алдыннан әйберләрнең юкка чыгуы (дематериализация) яки, киресенчә, юктан бар булуы (материализация); үлгәннән соң терелү кебек фән кануннары белән аңлатып булмаслык күренешләр керә.
Киләчәкне алдан әйтү мәсьәләсенә килгәндә, моны мәгълүмат сигналларының чыганактан ерагая барган саен, пространствода һәм вакытта бүленүләре белән аңлатырга була. 
Шул вакытта һәм аннан соң сигналлар көчсезләнә. Алардагы мәгълүмат төп сигналлардагы шикелле үк булса да, алар азрак энергиягә ия. Әгәр алдагы сигналларның эчтәлеген белү мөмкин булса, вакыйгаларны төп сигнал килеп җиткәнче белергә була. 
Кайбер кешеләр булачак вакыйгалар турындагы мәгълүматны башкаларга караганда алданрак беләләр. Тикшерүләр күрсәткәнчә, Җирдә һава торышы үзгәрү Кояштагы кабынышлар активлыгына бәйле. Кояш җиле ике-өч тәүлектән соң гына Җиргә килеп җитә, ә фотоннар агынтысы шул араны нибары 8 минутта уза. Геомагнит давылларын безнең илдә А.Чижевский тикшереп өйрәнә башлый. Хәзер аның теориясен бөтен дөнья галимнәре таныды. Геомагнит давыллар кешеләрдә хроник йөрәк  авыруларының көчәюенә һәм үлем-китемнең артуына китерә.
Ләкин пәйгамбәрләр һәм астрологлар геологик катастрофаларны һәм климат үзгәрешләрен генә түгел, кеше язмышларын да алдан әйтеп бирәләр.
Җәмгыять тормышында яки аерым шәхесләр тормышында нинди дә булса вакыйганы алдан дөрес әйтеп бирү башкачарак аңлатыла.
Антисигналлар вакыт елгасында узганнардан хәзерге заман аша киләчәккә ага.
Әгәр пәйгамбәрләр һәм жрецлар, үзенчәлекле сәләткә ия (сенситив) кешеләр антисигналны тотып алалар икән, алар киләчәк турында мәгълүмат алалар. Антисигналлар материянең үзенчәлекле катлаулы формасы ярдәмендә формалашырга мөмкин. Киләчәк вакытлардагы вакыйгаларны дөрес әйтеп, пәйгамбәрләр мәгълүматларны «антидөнья»дан алалар кебек.
Ә фән галимнәре киләчәк турында мәгълүматны логик фикер йөртү ярдәмендә, ягъни фәнни алдан күрүчәнлек  юлы белән алалар. Элекке заманнардагы дин әһелләрендә интуитив фикерләү көчле үсешкә ия булган.
Физик тән – бу әле кешенең күзгә күренеп торган өлеше генә. Аның тирәсендә тагын мәгълүмати-энергетик «игезәге» дә бар.
Иң ерак квант сүрү барлык кешеләр өчен дә гомуми була. Алар кешелекнең бердәм лептон кырын хасил итәләр. Шуңа күрә йогаларның, сихерчеләрнең, жрецларның барлык кешеләр белән бергәлек тоюлары уйлап табылган образ гына түгел, ә физик күренеш. Алар кешелекнең лептон кырына тоташып, андагы мәгълүматны «укый» алалар, күрәсең.
«Изгеләр» дип аталган кешеләр – дөнья рәхәтлекләреннән ваз кичкән затлар, шуңа күрә аларның квант сүрүләре бик көчле булган. Шуңа да Рафаэльнең картиналарында алар якты ауралар белән сурәтләнгән.
Лептоннар гаять дәрәҗәдә үтеп керү сәләтенә ия. Җир шартларында аларга бернинди каршылык та юк. Күрәзәчеләрнең стена аша да күрүләре шуның белән аңлатыла.
Циалковскийның сирәгәйтелгән матди кисәкчекләрдән торган акыллы затлар турындагы мәгълүм фаразлары, «үзенчәлекле сәләткә ия кешеләрнең» рухи көч ярдәмендә үзләреннән лептон мәгълүмати-энергитик «игезәк»ләрен бүлеп чыгару сәләтләре белән аңлатыла. Уйлар белән ул «игезәген» сәяхәткә җибәргән сенситив кешеләр (сихерчеләр, жрецлар) аны  күрү сәләтенә һәм меңнәрчә километр ераклыктагы вакыйгалар турында мәгълүмат алу сәләтенә ия. Һиндстан йогалары һәм сихерчеләр, баш миләре хәрәкәттәге лептоннар агымын тотып алу юлы белән, ерак аралардан торып, төрле вакыйгаларны күрүләре, дөрес мәгълүмат алулары белән бүгенге көндә фән дөньясын гаҗәпкә калдыралар. Үзенчәлекле сәләткә ия кайбер кешеләр үзләренең виртуаль «игезәкләрен» ерак  араларга «сәяхәткә» җибәрә алалар, шулай итеп планетабызның теләсә кайсы урынында булган вакыйгалар турында мәгълүмат алалар. Үлгән кешеләр турында якыннарында истәлекләр сакланган дәвер үлгән кешенең исәннәргә йогынтысы булып тора. Күрәсең, Мисырда, Тибетта борынгы жрецлар, үлгән кешеләр турында язылган китаплар буенча, ул кешеләрнең квант сүрүләрен күрә алганнар һәм, әлбәттә, шуларга карап, уй-хисләр ярдәмендә аларга кайчан «энергия» сеңдерергә кирәклеген белгәннәр. Шул вакытларга үлгән кешене искә алу көннәре билгеләнгән.
Фән һәм дин – кешеләрнең хакыйкатьне аңлауларында тигез хокуклы ике ысул. Субъектив идеализм шәхесләрнең лептон матдәсен шулай сурәтли. Ә Вернадский ноосферасы – бөтен кешелек кичергән уйларның һәм хисләрнең матди җыелмасы, аның квант сүрүе булып тора. 
Кояшка табынучы кайбер халыклар (заратустра) кояшыбызның да лептон кыры бар диләр. 
Ә материалистлар сизү органнары тоя һәм тота алганны гына матди әйбер диләр. Алар барысы да чынбарлыкның төрле якларын чагылдыра.
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: бер үк вакытта психик үзлекләргә ия булган чынбарлык та була икән. Материянең нәкъ менә шул формасы – ягъни уйларыбыз – әйләнә-тирәдәге әйберләргә охшаш образлар тудырырга ярдәм итә дә инде. Моннан уйларыбызны да матди дип исәпләргә нигез бар. Кешенең уйлары, хисләре һәм ихтыяры йогынтысында ДНК һәм суның структурасы үзгәрә, хайваннарның үз-үзләрен тотышлары программалаштырыла, физик приборларның күрсәткечләре үзгәрә.
Акыл – физик тәнебезнең структурасы белән тыгыз бәйләнгән энергия төре. Фән үзенә диннәрнең рухи ягын сеңдерәчәк, ә диннәр фәннең исбатлау үзлеген алачак көннәргә дә ерак калмагандыр инде. Алдынгы карашлы фән эшлеклеләре һәм дин әһелләре хәзерге глобаль кризистан чыгу юлларын бергәләп табарлар, дип ышанасы килә. 
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ, Россиянең атказанган табибы.
Фотода: язма авторы Г.Исмәгыйлев.
Фәрит Имамов фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: