Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Без – Тукайлы халык

Узган җомгада, ягъни 26 апрельдә, шәһәребездә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган Шигърият бәйрәме булды.

Быелгы бәйрәмнең шигаре дә үзенчәлекле: «Тукайның туган көнен урамыбыз белән бәйрәм итәбез!» Бу инде бөтенләй үзебезчә, татарча. Гади генә сүзләрдә тирән мәгънә ята. Бәйрәмнең һәйкәл янына махсус китерелгән мәктәп укучылары өчен генә түгел, ә бөтен халык өчен оештырылганы аңлашыладыр шәт. Бала-чага, яше-карты Шигырь бәйрәмендә катнашып, күңеленә рухи байлык тупласын өчен шулай эшләгәннәр. Бәйрәмнең, башка еллардагы кебек, бар кеше дә эштә вакытта көндез түгел, ә менә кичкә табарак – сәгать өчтә башлануы да, кешеләрне күбрәк җәлеп итү максатыннан уйланылган.
Ә көне?! Көне дә алдан ук сорап алгандай матур, кояшлы җылы булды. Юкса, кайбер елларда бер сәгать үтүгә кешеләр, суыкларны сылтау итеп, тарала башлый иде. Узган елны гына искә төшерегез: салкын яңгыр яву сәбәпле, бәйрәмне һәйкәл яныннан бина эченә күчерергә мәҗбүр булдылар. Ә быел, бер тарихчы әйткәндәй, «объектив һәм субъектив шартлар» барысы да үтәлгән. Аны яхшылап уздыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Оештыручылар бәйрәмгә зур программа тәкъдим иткәннәр: башта Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме тантанасы; аны «Тукайдан илһам алып!» дигән концерт чыгышлары алыштырды; «Кичке уеннар», «Аулак өй» милли уеннары да гөрләде; шул ук вакытта, үзебезнең шәһәр иҗат коллективлары, җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары да бәйрәмгә ямь өстәде; төрле бәйгеләр, остаханәләр оештырылды, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле, «Илһам» ансамбле, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары чыгыш ясады. Тамашаларның музыкаль бизәлеше – югары дәрәҗәдә, артистларның осталыгы елдан-ел камилләшә, сәхнә киемнәре күркәмрәк була бара.
Җитәкчеләр, чакырылган бәйрәм кунаклары котлауларны һәм Тукай исеменә, аның рухына матур сүзләрне кызганмадылар. Аның йоласы шулай. Шул ук вакытта, Шигърият бәйрәменә әзерлек һәм аны каршылау йөзеннән, шәһәребездә һәм районыбызда уздырылган чараларны да искә алдылар. «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шул булыр иң зур бүләгең» бәйгесе – шуларның берсе. Гадәткә кергәнчә, Шигърият бәйрәмендә әлеге бәйгедә җиңүчеләрне котладылар, аларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырдылар... 
Бәйрәм күңелле узды, ләкин күңелдә бер төер калды. Туй гаепсез булмый, дигәндәй, мин аны шулай әкренләп оныткан да булыр идем. Тик мондый «төер» мине генә түгел башкаларны да борчыган булып чыкты. Бәйрәм тәмамлангач, кайбер шигырь сөючеләрдән: «Шагыйрьләр кая? Нишләп элекке еллардагы кебек, һәйкәл янына басып, шигырьләрен яңгыратмадылар?» дигән фикерләр ишетергә туры килде. Чыннан да, өйләнешү туйлары кияү-кәләшсез, Яңа ел бәйрәмнәре Кар кызы һәм Кыш бабайсыз, 8 Март хатын-кызларсыз, Ватанны саклаучылар бәйрәме хәрбиләрсез була алмаган кебек, Шигърият бәйрәме дә шагыйрьләрдән һәм аларның чыгышларыннан башка булырга тиеш түгел кебек. Дөрес, төп сәбәпчеләреннән башка уза торган бәйрәмнәр дә бар анысы. Әйтик, тиздән булачак Җиңү бәйрәмендә, сугышның үзәгендә булган каһарманнар катнаша алмый инде. Чөнки алар бетеп бара. Ә менә шагыйрьләр әлегә шәһәребездә байтак һәм, Аллага шөкер, барысы да исән-саулар. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары үзләренең җитәкчеләре Рәсимә Нәбиуллина белән берлектә инде әллә кайчан, бәйрәм башланганчы ук, тулы составта Тукай һәйкәле янына килеп басканнар иде. Тик, ни өчендер, аларга тантананың төп өлешендә чыгыш ясау мөмкинлеге бирелмәде. Дөрес, соңыннан, күпчелек халык таралгач һәм шагыйрьләрнең дә иң сабырлары гына калгач, аларга да үз шигырьләрен сөйләү бәхете елмайды. Хәер, боларын нәрсәгә язып торам?! Шигърият бәйрәме кебек әһәмиятле вакыйгага, шигырьнең нинди катнашы бар соң?!
Ә болай, тулаем алганда, Түбән Камада Шигърият бәйрәме югары дәрәҗәдә узды. Афәрин! Дөрес, шәһәребездә генә дисәм, әлеге бәйрәмнең әһәмиятен күпкә киметеп күрсәтү булыр иде. Белүемчә, бу бәйрәмне бездә генә түгел, республикабызның барлык районнарында, кечкенә һәм зур авыллардан башлап, барлык шәһәрләрдә, алай гына түгел, илебезнең татарлар яшәгән барлык төбәкләрендә, хәтта төрки телле халыклар яшәгән чит илләрдә дә зурлап билгеләп уздылар.  Бу – үзе бер куаныч. Тукаебызны онытмыйлар, аның якты рухы әнә шулай зурлап искә алына икән, димәк, татар халкын да хөрмәт итәләр, аның белән исәпләшәләр дигән сүз.
Фәрит ИМАМОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев