Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Без шул оешмада тәрбияләндек»

Соңгы вакытта комсомоллар һәм комсомол оешмалары турында еш ишетергә туры килә. Бу бер дә юкка түгел, чөнки быел комсомол оешканга 100 ел тула.

Шул уңайдан, 37 нче китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, үзебез дә «Хәтердә ул еллар, хәтердә...» дип исемләнгән әдәби кичәдә хатирәләрне яңарттык. Күргәзмәдә урын алган альбом-китаплар, күкрәк билгеләре, мактау кәгазъләре, кенәгәләре һәм башка истәлекләр – барысы да шул елларның ачык дәлиле булды. Гражданнар сугышыннан башлап, туксанынчы еллар башына кадәр булган мөһим вакыйгаларны күзалладык... 
Чыннан да, 100 еллык тарихы булган Комсомол оешмасының тарихына күз салсаң, һич кенә дә начар якларын күрмәссең, җитешсезлек тә тапмассың. Чөнки комсомол тарихы ул – яшьләрнең данлы эшләренең елъязмасы. Япь-яшь егет-кызлар ничек шулай кыю, тәвәккәл булдылар икән дип хәйран калырлык. Хәтта дәһшәтле сугыш елларында да битарафлык күрсәтүче булмаган, яшь гомерләрен кызганмыйча, утка-суга ташланганнар. Бу урында, игътибарга лаеклы берничә мисал китерергә мөмкин. 
1922 елның яз айлары – комсомоллар, отрядларга оешып, ярлыларның һәм һәлак булган кызылармияче гаиләләренең җирләрен сөрәләр, амбарларда икмәк саклыйлар; 
1923 елның феврале – балаларны ачлыктан коткару һәм мул уңышлы өлкәләргә җибәрү өчен акча җыю максатыннан, «икеатналык» үткәрәләр; 
1928 ел – комсомол отрядлары төрле оешмаларга, эш урыннарына кереп, ничек эшләүне, халык гозерен үтәүне һ.б.ны тикшерәләр, тәртип оештыруда катнашалар; 
1928-1930 еллар – комсомоллар колхоз төзүдә башлап йөриләр...
Элекке комсомолларның активлыгын, «икеатналык»лар үткәрүләрен бүгенге волонтерларга да тиңләргә була. Алар да тимурчылар, комсомоллар кебек яхшылыклар кылалар ич. Тик аермасы шунда: беренчедән, хәзер андыйларның саны чикле булса, икенчедән, анда мәктәп укучыларының катнашы юк диярлек, өченчедән, волонтер булу өчен, ягъни изгелек кылу өчен шәхси теләгең булу да җитә. Димәк, теләсәң – син волонтер, ә теләгең яисә вакытың булмаса, сине беркем дә мәҗбүр итә алмый... Ә комсомол оешмасына кабул ителгән яшьләрнең үтә дә күп булуы үзе зур дәрәҗә булып торган. Ләкин комсомол  оешмасына кабул ителү өчен теләк булу гына аз саналган. Булачак комсомолларны төрле яклап тикшергәннәр һәм барысын да рәттән кабул итмәгәннәр... Мәктәп тормышында да, җәмәгать эшләрендә дә актив булу, тырышып уку мәслихәт булган, хәтта элек гаилә хәленә дә игътибар иткәннәр. Кыскасы, өлкәннәр әйткәндәй, энә күзеннән үткәргәннәр...
Комсомол оешмасына кабул ителгәндә безгә бары тик 14 яшь иде. Ә аңа керү өчен ничек әзерләнгәнне белсәгез! Җиденче сыйныфта гына укысак та, дәүләт имтиханы тапшырганнан ким булмады ул. Сорау өстенә сорау яудырдылар. Комсомол Уставын, Леонид Ильич Брежневның әсәрләрен, орденнары турында мәгълүматларны төнлә уятып сорасалар да җавап бирерлек итеп өйрәнгән идек... 
Безгә үзебездән өлкәнрәк сыйныфларда укучылар һәрчак үрнәк булса, кечерәкләре – пионер, октябрятлар өчен, киресенчә, без үрнәк идек. Шуңа да олыларны олыларга, кечеләрне кече итеп күрергә, хезмәт аша чыныгып, һәрчак ярдәм күрсәтергә әзер булып, патриотик рухта тәрбияләндек. Гомумән, комсомол мәктәбен узган яшьләргә мөстәкыйльлек юлдаш иде. Нәкъ шуңадыр, авыл тормышыннан шәһәргә китү, тулай торакка урнашу, белем алып, һөнәр үзләштерү җайлы булды. Тиз ияләштек, яраклаштык, артыбыздан әти-әниләребез тагылып йөрмәде. Үзебезнең дә, әти-әниләрнең дә күңеле тыныч булган, күрәсең. Юкса, нарасыйларын ышаныч баглап чыгарып җибәрмәсләр иде, япа-ялгыз чыгып китәргә үзебез дә батырчылык итмәс идек. Димәк, кылган гамәлләребез өчен мәктәп елларыннан ук һәрчак үзебез җавап бирергә күнегеп үскәнбез. Шуңа да ун класс белем алу дәверендә тәртип бозу очрагын хәтерләмим. Сүз дә юк, тискәре күренешләрне, кимчелекләрне ишетми, белми калмас идек. Гомуми линейкаларда барлык укытучылар һәм укучылар каршысында тәнкыйть итәрләр, ударниклыктан төшерерләр һәм, аның белән генә чикләнмичә, шунда ук комсомол оешмасыннан чыгарырлар иде... Ә анысын күз алдына китерүе дә куркыныч. Ояты, хурлыгы ни тора!
Бүгенге көндә күршедә ни булганын да ишетмибез, ишетсәк тә, күрмәмешкә салышабыз. Чөнки колакларда – «наушник», йөзебездә – битлек, күзләрдә – күзлек... Эх, элекке чакларның бер көнен генә булса да ничек бар, шулай итеп бүгенге буынга аңлатсаң иде. Әйләнә-тирә мохиткә, өлкәннәргә һәм, ниһаять, бер-беребезгә игътибарлы булыр идек. Бәлкем «күзле сукыр»лар, «колаклы чукрак»лар кимер иде... 
Чыннан да, үткәнебез – олы тарих, ә тарихны онытырга безнең хакыбыз юк. Кайсы дәвердә яшәсәләр дә, егет-кызларыбыз өлкән иптәшләренең, халыкның ышанычын аклаганнар, төбәгебез һәм илебез хакына зур эшләр башкарганнар, һәм Комсомол исемен горур йөрткәннәр. 
Нурзия МИРХАЗОВА, Татарстанның атказанган укытучысы, язучы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев