Туган як

«Без һаман бергә икән»

Баку каласына очучы самолетка утыргач, нишләптер, Сибгат ага Хәкимнең «Сез һаман бергә икән» исемле мәгълүм шигыре искә төште дә юл буе, ирексездән, шул сүзләрне кабатлап бардым. Бакуга баруымның сәбәбе – Әзербайҗан шагыйрьләре, әдипләре белән очрашып, үзара әдәби-мәдәни элемтәләрне ныгыту, андагы рухи вә сәяси вәзгыятьне өйрәнү иде. Гаспринскийлар, Тукайлар, Сабирлар заманында төрки халыкларның тылмачсыз аралашуы, газета-журналлар, китаплар алдырып, һәрдаим рухи элемтәдә яшәүләре хакында белә идем инде. Ә хәзер хәлләр ничек икән? Соңгы дәвердә сирәгрәк аралашып, араларыбыз ерагаймадымы, бер-беребездән читләшмәдек микән? Шундый икеле-микеле уйлар белән траптан төшүгә, каршы алырга килгән әзербайҗан кардәшләребезнең йөзләрендәге ихлас елмаюны, эчкерсез мөнәсәбәтне күргәч, әлеге икеләнүләрем бер мәлдә юкка чыккан кебек булды. Һәм шул чакта мин эчтән генә «без һаман бергә икән», дип уйлап куйдым.

Кешеләрнең, халыкларның бергәлеге, якынлыгы иң беренче чиратта рух бергәлегеннән, күңел якынлыгыннан башлана торгандыр. Бу якынлыкка бары тик бер-береңә ихтирамлы мөнәсәбәт аша гына ирешеп була. Ихтирамлы мөнәсәбәт булсын өчен бер-берең белән аралашып-йөрешеп тору, бер-береңне яхшы белү кирәк. Ә кеше күңелен яхшы аңлап, аны үзләренең иҗатлары, әсәрләре аша башкаларга, башка халыкларга үтемле итеп аңлатучы затларның әдәбият-сәнгать әһелләре икәнлеге барыбызга да мәгълүм.
Әмма, ни кызганыч, Тукайлар заманында иңгә-иң куеп, туганнарча аралашып яшәгән кардәш төрки халыклар да соңгы дәвердә бер-берсеннән читләшергә, ерагаерга мәҗбүр булганнар иде. Һәм, менә, ниһаять, боз кузгалды кебек. Соңгы елларда безнең җитәкчеләребез, эшмәкәрләребез генә түгел, галимнәребез, әдәбият-сәнгать әһелләребез дә бер-беренә йөрешә, аралаша башладылар. Ике ел элек Әзербайҗан әдипләре һәм зыялылары Казанга килеп төрки дөнья әһелләре белән аралашкан булсалар, озакламый татар язучылары да бер-бер артлы Баку каласына сәфәр кылдылар. Казанда әзербайҗан шагыйрәсе Сона Вәлиева китабын тәкъдим итү кичәсе булса, Бакуда Г. Тукай, М. Җәлил әсәрләре дөнья күрде. Озакламый берничә татар язучысының әсәрләре кардәш халык теленә тәрҗемә ителде. Ә егерме өч (!) яшь татар шагыйре әсәрләреннән торган антология әзербайҗан әдәбият сөючеләре арасында тиз арада популярлык казанып өлгерде.
Баку каласының гүзәллеге, тарихи һәйкәлләренең төзеклеге, табигатенең хозурлыгы турында Әзербайҗанда булган каләмдәшләрем сокланып сөйләгәннәр иде инде. Боларның һәммәсен үз күзләрем белән күрү, кешеләр белән йөзгә йөз торып очрашу-аралашу мин көткәннән, мин күзаллаганнан да тәэсирлерәк булды. Монда иң беренче булып күзгә ташланганы – шәһәрнең милли архитектурасы, милли бизәлеше, милли рухы иде. Биредә һәркем үз туган телендә сөйләшә, хәтта рус телендә эндәшсәң дә, сиңа әзербайҗанча җавап кайтара. Ә миңа,татар баласына, кардәш кавемнең һәр җөмләсе якын, шуңа күрә без очрашуга ук үз телебездә аралашуга күчтек.
Аэропортта каршы алган парламент депутаты, аларча әйткәндә, «милләт вәкиле», Гәнирә Пашаева һәм мәшһүр шагыйрь Әкъбәр Гошалы Баку буйлап сәяхәтебезне Әзербайҗанның бөек шәхесләре белән таныштырудан башларга уйладылар. Шәһәрнең мемориаль зиратына – бөек шәхесләр пантеонына килеп кергәч, мин башта гаҗәпләнүдән югалып калгандай булдым. Чөнки бу һич кенә дә бездәге зиратларга иш түгел, ә ачык һавадагы мәһабәт музейга охшаган иде. Һәр шәхескә чын сәнгати зәвыклы итеп мәрмәрдән һәм граниттан эшләнгән һәйкәлләр тере чәчәкләргә күмелгән, алар янына бездәге зиратлардагы сыман орынып-ышкылып көч-хәл белән узасы түгел, урыннары гаҗәеп иркен һәм якты. Монда бөек шагыйрьләр, әдипләр, мәгърифәтчеләр, музыкантлар, галимнәр һәм дәүләт эшлеклеләренең һәммәсенә дә олы хөрмәт күрсәтелгән, затлы шәхесләрнең барысына да лаеклы урын табылган. Бакуга барып, шушы мемориаль зиратны гына йөреп чыксаң да, әзербайҗан халкының олы тарихын, бай рухи мирасын һәм бөеклеген күзалларга була.
Зираттан чыгуга без янәшәдәге «шәһитләр аллеясы»на юл тоттык. Монысы инде Әзербайҗан халкының азатлыгы, бәйсезлге өчен корбан булган каһарманнар каберлеге иде. «Бүген безнең шушындый гүзәл калада, бәйсез дәүләттә яшәвебездә аларның өлеше гаять зур», – дип искәртте озата йөрүче ханым.
Шәһәр буйлап сәяхәт иткәндә дә, тарих томаннарына төрелгән «Кыз-кала»сын, ханнар заманында корылган борынгы шәһәрне караганда да сүз, үзебез дә сизмәстән, Әзербайҗан халкының иң авырткан җире – Карабах вакыйгаларына барып тоташа иде. Әле дә төзәлмәгән, кан саркып торган бу яра аерым кешеләрнең генә түгел, ә бөтен Әзербайҗан халкының олы фаҗигасенә әверелгән. Бу темага шигырь яисә поэма язмаган шагыйрь, рәсем ясамаган рәссам, җыр чыгармаган музыкант та юк бугай монда.
Халыкларыбыз язмышында охшашлыклар күп икән. Мәсәлән, татар халкы бөтен дөньяга борчак кебек сибелгән, таралган кавем булса, әзербайҗаннар исә, ике зур өлешкә әверелеп, ике илгә бүленеп яшәргә мәҗбүр. Иранда көн күрүче кырык миллионга якын һәм үз илләрендә яшәүче ун миллион әзербайҗанны тел, дин һәм рух уртаклыгы берләштереп торса да, ике арадагы дәүләти чикләр зур халыкны икегә бүлеп куйган. Тормыш кыенлыклары аркасында Мәскәүдә дә, Россиянең башка төбәкләрендә дә һәм, шул исәптән, Татарстанда да хезмәт итүче әзербайҗаннар шактый күп хәзер.
Мөстәкыйль дәүләт булып яши башлаганнан соң Әзербайҗанда бик күп күркәм үзгәрешләр дә булган. Алар хәзер үзләренең гадел тарихларын үзләре язу хокукына ия, икътисад белән бергә мәгариф һәм сәнгать тә күзгә күренеп алга киткән. Ә иң мөһиме, алар төрки халыкларның борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, туган телләрен, милли мәдәниятләрен саклауны һәм үстерүне максат итеп куйганнар. Мондагы һәр мәктәптә күпчелек дәресләр туган телдә алып барыла, нинди милләттән булуына карамастан, һәр бала әзербайҗан телен өйрәнә. Әзербайҗан мәктәбендә белем алган балаларның күбесе инде рус телендә авыр аралаша яисә бөтенләй сөйләшә алмый, инглиз теле исә көннән-көн популярлаша бара. Ә рус сыйныфлрында укучылар рус телен һәм чит телләрне тирәнтен өйрәнә. Алар үзләренең киләчәкләрен Россия белән хезмәттәшлектә күрәдер, ахрысы.
Бер атналык сәфәремдә мин һәр җирдә татар белән әзербайҗан халыклары арасындагы уртаклыкларны эзләп, табып һәм куанып йөрдем. Әзербайҗан зыялылары миңа һәр очрашу вакытында: «Узган гасырның башына кадәр безне дә «татар», «кавказ татары», «әзербайҗан татары» дип йөрткәннәр», – диделәр. Бу инде аларның татар халкын якын күрүләре, безгә тартылулары турында сөйли кебек иде. Мин дә үз чиратымда: «Әйе, безнең үткән тарихыбыз уртак, без борынгыдан бирле бергә булганбыз, моның белән горурланабыз. Әмма үткән белән горурлану гына җитми, безнең киләчәгебез дә матур һәм уртак булсын иде!» – дидем.
Бакуга баруымның тагын бер сәбәбе исә «Көзге яңгыр» исемле китабымның әзербайҗан телендә басылып чыгуы иде. Бу китапны тәкъдим итү чаралары гаять тә күп төрле һәм эчтәлекле булды. Иң элек Әзербайҗан республикасы парламентындагы очрашулардан башланган эчкерсез әңгәмәләр Язучылар берлегендә, Әдәбият музеенда, Милли китапханәдә, телевидениедә дәвам итте. Аннары безне Сумгайыт шәһәренә чакырып, андагы гаять тә затлы Шигърият сараенда зур кичә үткәрделәр. Сүз уңаеннан әйтим, Әзербайҗанның һәр шәһәрендә шундый Шигърият сарае булуын, монда һәр җирдә шагыйрьләргә зур ихтирам күрсәтүләрен абайлагач, мин сөенергә дә, көенергә дә белмәдем. Алар өчен сөенеп, үземнең Чаллыдагы, Түбән Камадагы, Әлмәттәге каләмдәшләрем өчен бераз көенергә дә туры килде.
Очрашулар вакытында Әзербайҗан әдипләре киләчәктә дә шулай даими аралашып яшәү, һәр елны Татарстанда берничә әзербайҗан язучысы әсәрен, шул исәптән атаклы «Карабах хикәяләре» җыентыгын бастыру, Бакуда татар әдипләрен тәрҗемә итү кирәкле турында әйттеләр.
Татарстанның Әзербайҗандагы вәкиллегендә милләттәшләребез белән очрашу вакытында аларның Татарстанга тартылуларын, үз балаларын Казан вузларында укытырга, Бакуда татар театрларын, иҗат коллективларын, җырчыларын күрергә теләүләрен ишетү дә милли хисләребезнең бердәй булуын дәлилләде. Димәк, татар кешесе монда да эреп юкка чыкмаган, кардәш халыкның ярдәмен тоеп, алар белән дус-тату һәм аңлашып яши.
Әйе, татар һәм әзербайҗан халыклары бөтен дөньяга сибелеп, төрле җирләрдә гомер итсәләр дә, аларны уртак тарих, уртак иман, уртак хыял, уртак максат берләштерә. Ә безнең әдәбият-сәнгать әһелләребез бу уртаклыкны саклау һәм ныгыту өчен, һичшиксез, үзләреннән өлеш кертергә тиешләр.
Разил ВӘЛИЕВ, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Фотоларда: Разил Вәлиев Әзербайҗан әдипләре белән; шагыйрьнең әзербайҗан дусларына теләкләре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: