Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Берсе – эшли, икенчесе – тикшерә

Түбән Камада торак-коммуналь хуҗалыгы реформасы узды. Аның нәтиҗәсендә 15 идарәче компаниядән бары икесе – «Жилье» һәм «ПЖКХ-17» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр генә калган. Башкалары исә, элек барыбызга да таныш йорт идарәләре, хәзергечә әйткәндә, подрядчы оешмалар буларак, йортларны һәм ишегалларын җыештыру, агымдагы ремонт ясау һ.б. буенча хезмәт күрсәтә.

Ике идарәче компания шәһәрне икегә бүлеп, заказ алучы һәм күзәтче рольләрен үти. Шәһәр Башкарма комитеты җитәчесе Денис Баландин әйтүенчә, бу адым торак-коммуналь хезмәтләр сыйфатын яхшыртачак. «Жилье» идарәче компаниясе канаты астында – 364 йорт (2235 мең квадрат метр мәйданлы торак),  «ПЖКХ-17» да – 409 йорт (2786 мең квадрат метр мәйданлы торак). 1 августтан аларның адреслары үзгәргән: «Жильё» – Студентлар урамындагы 13 нче, «ПЖКХ-17» – Б.Урманче урамындагы 24 нче йортта урнашкан. 
Шәһәр Башкарма комитеты җитәчесе Денис Баландин әйтүенчә, соңгы мәртәбә торак-коммуналь хуҗалыгы реформасы 2012 елда узган. 
Ул вакытта йорт идарәләреннән идарәче компанияләр ясаганнар. Аларны һәркайсы уртача 40 йортка хезмәт күрсәткән. 
«2016 елдан башлап түбәнкамалылар еш кына торак-коммуналь хезмәтләрен күрсәтүдә үзгәрешләр кертүне сорап мөрәҗәгать итә башлады. Идарәче компания хезмәтләр күрсәтә, шул ук вакытта үз эшен күзәтә, тикшерә иде. 
Әмма җитәкчесе бер үк кеше булганлыктан, моны эшләү авыр. Кеше үзе идарә иткән оешмага объектив  күзлектән карый алмый», – дип аңлатты Денис Баландин журналистлар белән очрашуда. Димәк, хәзер элекке схемага кайту булып чыга.  
Реформа дигән булсалар да, үзгәрешләр шуның белән тәмамланды. Йорт идарәләре адреслары, җитәкчеләре, хезмәткәрләре, башкарыла торган эшләре үзгәрмәде. Күрсәткән хезмәтләре сыйфатсыз булса, подрядчы оешма булудан да туктый икән. 
Йорт идарәсенә төзекләндерүгә гариза бирү, сыйфатсыз хезмәтләрдән зарлану яки, киресенчә, рәхмәт белдерү түбәндәгечә эшләнә. Беренчедән, халыкта киң таралган ысул – йорт идарәсенә турыдан-туры мөрәҗәгать итү. Икенчедән, «072» номерына шалтырату. Әлеге хезмәттән шактый кеше файдалана. Барлык шалтыратуларны махсус программа тикшереп, үтәлү вакытын билгели. Гариза хезмәткәргә җибәрелә һәм үтәлеше турында диспетчер шалтыратып белешә. Ә менә өченче ысул киң кулланылмый. Моның өчен интернет аша «Ачык Түбән Кама» («Открытый Нижнекамск») мәгълүмати системага кереп, «Шәхси кабинет» ачарга кирәк. Сез гаризагызның үтәлешен онлайн-режимда тикшерә, шул ук вакытта башка мәгълүмат та ала аласыз: мәсәлән, йортыгызда кайнар су бетүнең сәбәбе һәм аны кайчан бирәчәкләрен. Биредә шулай торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә һәм исәпләү җиһазлары күрсәткечләрен кертергә була. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев