Туган як

Беркемгә кирәксез картлык

70 яшьне үткән булуына да карамастан, Салих картның сәламәтлеге дә, аппетиты да, йокысы да яхшы булды моңа кадәр. Йөрүендә дә, гәүдәсендә дә спорт белән күп шөгыльләнгән кешеләргә хас җиңеллек һәм җыйнаклык бар, ул үз яшенә караганда күпкә яшь күренә иде. Салих башын мендәргә китереп җиткергәнче йоклап китә һәм төне буе намусы чиста, күңеле-җаны гамьсез, тәне сәламәт кешеләрчә иртәнгә кадәр тыныч йоклый иде.

Әйе, тыныч йоклый иде, ә соңгы ике-өч айда ул төннәрен тиз генә йоклап китә алмый башлады. Йокласа да еш уяна, таңны аттыра алмый әйләнгәләп ята, күз алдына, кинодагы кебек, үткәннәре килә, күзгә йокы керми, башында төрле уйлар агыла. Өйдә сүз кушып сөйләшерлек бер кем калмаганга да озакламый ике ел була шул. Бу хәлләр моннан өч ай элек Әлмәткә туганнарының туенда яшь вакытларында Үзбәкстанда кичке уеннарда, аулак өйләрдә бергә уйнап йөргән Хәлимәне очраткач, аны тыңлагач, башланды инде. Нәрсә булды соң?
Узган гасырның 60 нчы еллар башында Салих механика техникумын бетерде. Аларның группасына төзелеш машиналарын өйрәттеләр: егетләр автокранда да, экскаваторда да, бульдозерда да, торбалар салучы техникада да эшли ала, кирәк булса тимерне эретеп ябыштыру эшләрен дә үзләре башкара. Үткен телле группадашы – чуваш егете Гена әйткәнчә, «специалисты широкого профиля с узким окладом» инде. Алар эшкә җибәрелгән идарәнең башлыгы «узкий оклад» димәде, мондый егетләр килгәнгә бик сөенеп «аена 3000 нән ким алмаячаксыз (ул чагында 1 кг шикәр 10 сум, ипи 1 сум 40 тиен тора иде), өйләнсәгез, квартира бирәбез, армияга бармыйсыз, сезгә бронь дип, егетләргә алтын таулар вәгъдә итте. Ә егетләр авызларын ачып һәм ышанып тыңладылар. Башлык чын белән ялганны шундый оста катнаштырды, 20-21 яшьлек егетләр генә түгел, кайсы ялган кайсы чын икәнен үзе дә аера алмагандыр.
Соңыннын ачыкланды: эш хакын яхшы түләсәләр дә, «3000 сумнан ким алмассыз» дигәне дөреслеккә бик үк туры килмәде, «квартира алырсыз» - дигәне дөреслеккә якын, акыллы җитәкче идарә Ташкентта булса да, арыклар ясау бөтен өлкәдә башкарылганлыктан, район үзәкләрендә һәм вак шәһәрләрдә коммуналь квартираларны арендага алган, бу идарәдә эшләгәннәрне шунда урнаштыралар, анда эш беткәнче, торак эзләп йөрисе юк.
«Армиядән бронь» дигәннәре дә сәнәк белән суга язылган булып чыкты. Бохара-Урал газүткәргечен төзи башлагач, күп экскаваторчылар бу арыклар төзүче оешмадан акчаны күп түләүче һәм армиядан бронь бирүче газүткәргеч төзелешенә эшкә күчкәннәр, ә башлык азрак «ялгышкан» яки бронь газ үткәрүчеләргә генә икәнен «оныткан».
Ташкенттан 30 чакрым ераклыктагы бер кечкенә шәһәргә эшкә җибәрделәр. Салихны алар оешмасы арендага алган коммуналь квартирага урнаштырдылар. Бер атна вакыт үтүгә, ЖКО паспортисткасы Сания ханым Татарстаннан яшь кенә егет эшкә килде, аңа килү белән фатир бирделәр, дигән хәбәрне таратып өлгергән иде инде. Бәлки шуңадыр, Сәлихны андагы яшьләр бик тиз үз араларына кабул иттеләр. Салих алар белән кичке уеннарга, татарча концертларга, «аулак өй»ләргә йөри башлады һәм шунда Рәсимәне очратты да инде. 
Рәсимә... Салих әнә шул чакларны искә төшереп, йокысыз ята хәзер. Май кичләренең берсендә шәһәр бакчасының татар яшьләре уйный торган «Зәлилә» дип атап йөрткән урында таныштылар алар. Очраша башладылар, бер-берсен якын иттеләр, яратыштылар.
Рәсимә дә Үзбәкстанга күптән түгел генә килгән. Ул елларда колхоздан чыгып китүе авыр, паспорт бирмиләр, Рәсимәнең дә вакытлы паспорт кына. Төзелешкә эшкә кергән, абыйсы белән җиңгәсе янында яши икән.
Матур гәүдәле, тыйнак, егетләрнең күзе төшәрлек чибәр кызның Салих белән бер-берсен яратышуларын табигый хәл итеп кабул итте дуслары, ни кызганыч, барысы да булмаган шул...
Август кичләренең берсендә Салих белән Рәсимә соңгарак калып кайтып җиттеләр кичке уеннан. Күпме шакысалар да, Рәсимәгә капканы ачмадылар. Ике метр биеклектәге дувал (балчыктан ясалган койма) өстеннән кереп булмый, төнге 2 тулып килгәндә урамда шаулап та йөри алмыйлар. Алар Салихның квартирына кайтып киттеләр. Ә икенче көнне Рәсимә шуннан эшкә китте. Эшкә баргач, Рәсимә үзенең кичә нинди хәлдә калганын һәм Салих фатирында йоклап шуннан эшкә килгәнен үзенең дус кызына сөйләде. Ә аның дусты – дини тәрбия алган кырым татары Ибраһим карт кызы Заримә: «Егет фатирында йокларга ничек кыюлыгың җитте? Бу оятсызлык бит», – дигәч, Рәсимә алар арасында берни дә булмаганын да аңлатып карады, «бүген булмаса, иртәгә булыр», дип җавап бирде кырым татары кызы. «Башта никах укытыгыз, аннан күпме телисең, шулай йокла Салихның фатирында», – дип кырт кисте Заримә һәм...шулай эшләделәр дә, чөнки җиңгәсе Рәсимәнең шакылтатканын «ишетмәсә» дә, күршеләре ишеткәннәр һәм җиңги бик тырышып, Рәсимәнең төнге 2 тулганда гына өйгә кайтканын сөйләп йөргән. Ә Рәсимәнең шофер абыйсы ул кичне машинасы ватылып, Самаркандтан кайтып өлгерә алмаган. Салих исә никах укытуга бик куанып риза булды.
Ул елларда Үзбәкстан елына 3 миллион тонна мамык бирү өчен бөтен көчен куя, эшчеләрне, студентларны, укучыларны, хәтта солдатларны да мамык җыярга җибәрәләр, бу августтан декабрь азагына кадәр дәвам итә иде. Салих белән Рәсимә дә, никах укытып, бер ай да бергә тынычлап яши алмадылар, Рәсимәне вахтага – мамык җыярга җибәрделәр.
Ул елларда комсомолда булганнарга никах укуны да яшереп башкаралар иде. Заримәнең әтисе дә никах укуны ярым яшерен башкарса да, ислам таләпләрен тулысы белән үтәде. Рәсимәнең абыйсыннан сеңлесенең никахына рөхсәт сорады, ә Заримә Рәсимә ягыннан шаһит булды. Салих өчен гомере буена истә калганы – Ибраһим абыйның яшьләргә биргән үгет-нәсихәтендә «эчкечелек-хәерчелеккә юл, бәхетсезлеккә сәбәп» дигән сүзләре булды. Гомере буе бу сүзләрне онытмый Салих. «Сез Алла алдында да, кешеләр алдында да ир белән хатын хәзер, туйны үзегезгә уңайлы вакытта ясый аласыз», – диде абыйсы, туйга көз көне әниләре терлекләр суйгач кына килә алганын әйткәч. Тик... туйлар ясарга насыйп булмаган икән... Салих шуларны күз алдына китереп йоклый алмый ята.
Илгиз ХӘЕРКӘЕВ,пенсионер.
(Дәвамы бар).
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: