Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бергәләп эшләргә вакыт җитте

Түбәнкамалылар Мәскәү өлкәсендәге «Йолдызлар яңгыры» фестиваленә барып кайткан. Татар яшьләрен берләштерүче фестиваль 200 ләп егетне һәм кызны җыйган. «Ковер» яшьләр үзәге белгече Диана Ахунова әйтүенчә, яшьләр белән аралашып, тәҗрибә туплау өчен бик яхшы форсат булган.

Чарага барырга аңа һәм үзәкнең тагын бер белгече Фелиция Габдуллинага Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге тәкъдим иткән. Ерак сәфәргә барып кайтырга ярдәм кулы сузарга теләгән хәйрияче дә табылган. Шәһәребез татарлары белән дустанә мөнәсәбәттә булган Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев кызларга шундый мөмкинлек тудырган. 
Иске Купавна шәһәре янында үткән чарада, нигездә, җирле егетләр һәм кызлар катнашкан. Түбәнкамалылар Швейцариядән һәм Лондоннан килгән яшьләр белән дә танышкан. Мәсәлән, Бөекбритания татарлары вәкиле Диана Яхина Лондонда татар чаралары уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашкан.
– Мәскәүлеләр татарча бик яхшы сөйләшмәсә дә, тырышлыклары сокландырды. Алар аралашырга, үз халкы тарихы, мәдәнияте турында күбрәк белергә тели, – дип дәвам итте сүзен Диана.  
Фестиваль барышында төрле мастер-класслар оештырылган: яшьләр махсус чакырылган Мәскәү шәһәре җәмигъ мәчете имамы Ислам хәзрәт Зариповка дин буенча сораулар биргәннәр, сәнгатьле сөйләү буенча ярышканнар, «татарча мафия» һ.б. уеннарда катнашканнар. Татар теле мәсьәләләренә аерым урын бирелгән. Шулай ук волейбол, футбол буенча турнирлар уздырылган. Милли ярминкә дә оештырылган.
Мәдәни программага килгәндә, «Ак тирмә» башкорт ансамбле, «Карт аяк» рок төркеме, алып баручы Динара Сәлахова һәм диджей Нияз чыгыш ясаган. Бию һәм матур итеп язу буенча да мастер-класслар үткәрелгән.
Диана Ахунова күргәннәрен Түбән Кама яшьләренә дә сөйләргә тели. «Ковер» үзәгендә ике ай гына эшләвенә карамастан, аның планнары күп. Татар яшьләре  Казанда актив булса, шәһәребездә сүлпәнрәк шул. Һәр уку йорты аерымлашкан. Шуңа күрә Диана, уку елы башлануга, мәктәпләргә, көллиятләргә барып, татар яшьләре белән әңгәмә уздырырга, «Безнең яшьләр» төркеменә җәлеп итәргә ниятли. Уңышлар телибез!
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X