Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Беренче көндә үк җиңгәннәр

Казанда янгын сүндерү-гамәли спорт буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры кубогына XVI Россиякүләм ярышлар узган. Республика башкаласына илнең төрле төбәкләреннән 25 команда килгән, шулай ук Германиядән Йонас Медэ исемле спортчы да катнашкан. Көчләрен барлыгы 500дән артык кеше сынады.

Командалар составында ирләр һәм хатыннар, шулай ук үсмерләр дә булган. Алар шәхси ярышларда да катнашкан. Татарстан командасының 12 спортчысы Түбән Кама Федераль янгынга каршы хезмәтенең Беренче отрядында шөгыльләнә. Алар җиңеп, күптөрле бүләкләргә лаек булган.
Шәһәребезнең 24 нче лицей-интернатында белем алучы Мурат Әхмәтов (кече яшьтәгеләр төркеме) беренче көндә үк җиңүгә ирешкән. Ул 7 секунд эчендә баскыч буенча менгән, икенче көнне 100 метрга йөгерүдә дә аңа тиңнәр булмаган. Әнисе Марина улы белән бара алмаган, шуңа күрә, ярышларны туры эфирда караган. «Шулкадәр дулкынландым, үзем дә аның белән йөгергәндәй булдым. Ике алтын медаль алды, әмма моның өчен күпме әзерләнде!» – диде ул «Туган як» хәбәрчесенә.
Урта яшьтәгеләр төркемендәге Илья Мотовилов 100 метрга йөгерештә беренче булып килгән, баскыч буенча менүдә икенче нәтиҗә күрсәткән. Шул ук төркемдә көч сынашкан Татьяна Пиунова һәм Милана Юртаева икенче һәм өченче урынга лаек булган. Олылар төркемендә беренче урынны – Роман Вагнер, икенче урынны Андрей Завалишин алган.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча, Татарстанның җыелма командасы ярышлары чемпионы булып игълан ителгән һәм Татарстан Республикасы Премьерминистры XVI Кубогына лаек булган.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Фото ФГБУ « 1 ОФПС ГПС по РТ сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X