Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бердәмлек күренеп тора

Түбән Камада ата-аналар комитетлары арасында «Тату сыйныф серләре» республикакүләм бәйгенең төбәк этабы узды. 24 нче лицей-интернатта шәһәребезнең төрле мәктәпләреннән килгән әти-әниләр, укучылар һәм сыйныф җитәкчеләре ярышты.

Укыту-тәрбия эше кайчан нәтиҗәле була? Бары тик ата-аналар, балалар һәм укытучы бердәм булса, бергәләп эшләсә, тату яшәсә. Чыгыш ясаучылар шуны исбатларга тиеш иде. Башта катнашучылар эшләренең төп юнәлешләре турында проектлар тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, 13 нче гимназия-интернаты «Спорт - сәламәт киләчәк» проектында балаларның нинди спорт төрләре белән шөгыльләнгәннәре турында сөйләп, фотолар күрсәттеләр. Ә 24 нче лицей-интернаты укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыра икән. Балалар әти-әниләре эшләгән урыннарга экскурсияләргә йөриләр. Мондый алым киләчәктә тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәчәк.
Икенче бирем – визитка. Сәхнәләштерелгән тамашада ата-аналарның, укучыларның, укытучыларның бердәмлеге сәхнәдә тотышларында күренеп торды. Менә М.Җәлил исемендәге 1 нче гимназия ата-аналары һәм балалары бергәләп чәчәк «утырталар». Красный Ключ мәктәбе командасы исә күмәк бию башкарды. 
Чираттагы сынау – күргәзмә. Биредә балаларның төрле өлкәләрдә уңышлары турында «сөйләүче» дипломнар, грамоталар, кубоклар, рәсемнәр һәм әниләрнең кул эшләре, шулай ук уртак эшләр урын алган. Жюри әгъзалары алдында күргәзмәне якларга да кирәк иде. Конкурс нәтиҗәләре шушы көннәрдә билгеле булачак. Җиңүче исә финалда катнашачак.      
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев