Туган як

Бер тапкыр гына булса да...

Биш ай узуга мәктәп ашханәләрендә, ниһаять, кайнар ризык исе килә башлады.

Быел Түбән Кама мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларда укучы 15 меңнән артык бала бер тапкыр бушлай ашаячак. 64 сум 75 тиенлек ашка салат, җиләк-җимешләр һәм кайнар аш керә.
Әлегә укучылар көненә бер тапкыр тук-лана, ә инде озынайтылган көн вакытында тагын бер тапкыр ашханәгә барачаклар. Анысы түләүле – 22 сум 75 тиен тора.
– Моңа кадәр тулысынча бушлай ашаган балалар өчен алга таба да берни үзгәрми. Мондый ташламаларга күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, ятим балалар ия, – дип аңлатты мәгариф идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Айзирәк Рамазанова.
– Ризык хәләл. Барлык витаминнар да бар, менюны төрләндерәбез, – дип аңлата 2 нче гимназия пешекчесе Ләйсән Сәхәбиева.
Балалар ашлардан канәгать: «Кишердән салат, бәрәңге измәсе, балыктан кәтлит, алма бирделәр, какао да эчтем, бик тәмле булды», «монда һәрвакыт тәмле пешерәләр», – дип, мактау сүзләрен кызганмый алар.
Ашханәдә чиста, савыт-сабаларны юып кына калмыйлар, дезинфекциялиләр дә, дежур балалар да, пешекчеләр дә битлек кигәннәр. Шулай ук, быел өстәл араларының ераклыгы 3-4 метр чамасы булырга тиеш икән.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: