БЕР МИЧКӘ БАЛГА – БЕР КАШЫК ДЕГЕТ
«Химия шәһәрендә яшибез, сулаган һавабыз зарарлы, дип зарланырга яратабыз. Ә кайберәүләргә химия төтене генә аз күрәсең, һаваны тәмәке төтене белән дә агулыйлар. Мин – өлкән кеше, Химиклар урамындагы 94 нче йортта яшим. Квартирым – беренче катта. Барыбер ишегалдына еш чыгып йөри алмыйм. Урамны тәрәзәдән генә күзлим. «Саф һава»ны да форточка аша гына сулыйм. Дөресрәге, миңа һава урынына, тәмәке төтене суларга туры килә. Инде менә күпме вакыт тәрәзәдән тәмәке исе кереп, бүлмәләрдә чыдарлык хәл калмый. Соңгы вакытларда көннәр кызу булгач, тәрәзәне ачып, бүлмәләрне җилләтәсе килә. Ә аны ачсаң, тәмәке агуы керә. Бу минем сәламәтлеккә бик начар тәэсир итә.Тартмаучы башка күрше-күлән дә шундый фикердәдер. Буылып ютәлли башлыйм. Белүемчә, җәмәгать урыннарында тәмәке тарту тыела. Чөнки тирә-яктагы тартмаучы кешеләрнең сәламәтлегенә дә зыян килә. Балконда тартканда башка кешеләр дә сулый бит аның зәһәр төтенен. Беркөнне, тартканын сизеп, күршемә кисәтү ясаган идем: «Балконда тартуны закон тыймый», – дип кенә җавап бирде. Гражданнарның сәламәтлеген кайгыртмаган законның нигә кирәге бар икән?! Башкаларны санга сукмаучы шундый бәндәләргә бернинди чара да юкмы икән? Л.Габитова»
РЕДАКЦИЯДӘН: газетаның шушы саныннан башлап, яңа рубрика ачабыз. Ул «Бер мичкә балга – бер кашык дегет» дип атала. Моны ничек аңларга? Чыннан да, соңгы елларда шәһәребез матурлана, кешеләрнең мәдәният дәрәҗәсе үсә, Аллага шөкер, табыннарыбыз мул – шулай балда-майда йөзгәнгә куанып кына яшәргә дә бит... Тик, «Бер мичкә балга – бер кашык дегет» дигәндәй, тормыш-көнкүрешебезнең бер кечкенә генә почмагында җитешсезлекләр, кимчелекләр күреп аласың да, бөтен кәеф бозыла. Их, дип куясың, нигә болай икән?!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, бәлки сезнең дә шундый матурлыкны бозып торган ниндидер күңелсез күренешләргә тап булганыгыз бардыр, яшәешебезнең ямен җибәрә торган кимчелекләрне дә күргәлисездер. Шулар хакында редакциягә языгыз, яисә телефоннан әйтсәгез дә була. Ә без аны «Бер мичкә балга – бер кашык дегет» рубрикасы астында бастырып чыгарырбыз. Тормыштагы әнә шул китекләрне башкалар да күрер. Кем белә, бу хәлгә гаепле кешеләр, үзләрен «танып», килеп туган хәлне төзәтү ягын да карарлар, бәлки. Һәрхәлдә, шуңа өметләник.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 11:48Сарыкны кудык, үгезне калдырдык... 2021 ел – Үгез елы башланды һәм дәвам итә. Без барыбыз да бу елның әйбәт, игелекле, мәрхәмәтле булуын телибез, өмет итәбез. Үгезнең нинди җан иясе булуы, холкы турына күп нәрсә язалар. Мин дә кордашымның сөйләгәннәрен укучыларга язарга булдым.1800
-
2 март 2021 - 10:392020 елда үзмәшгульләр саны Түбән Камада 35%ка арткан 2019 елда барлыгы 3828 кеше теркәлсә, узган ел инде 6095 үзмәшгуль теркәлеп, салымнарын түли башлаган.3100
-
1 март 2021 - 10:05Түбән Камада ике зур проектны тормышка ашырмакчылар Шуларның берсе – 34 нче микрорайонда техник юнәлештәге лицей, икенчесе – 31 нче микрорайонда полилингваль белем бирү бирү комплексы төзелеше.11800
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
26 февраль 2021 - 08:59Быел Арктика һавасы «хуҗа булды»Соңгы елларда кышларның җепшек һәм җылы, ә җәйләрнең, киресенчә, суык булуына ияләшкән идек...27100
-
27 февраль 2021 - 10:44Элеккеләрне искә алдык Олы Аты авылы мәдәният йортында «Ак түтиләр» клубының чираттагы утырышы узды. Суыклар 30 градус булуга карамастан, килүчеләр күп иде. Пандемия вакытында түтиләр белән күрешмәдек, сагынышканбыз. Моңа кадәр хәлләрне телефоннар аша гына белешеп тордык.17700
-
27 февраль 2021 - 10:40Шәһәребездә төрле халыклар үзара тату яши Түбән Камада Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәмдә шәһәрнең барлык милли оешмалары катнашты.15200
-
27 февраль 2021 - 10:35Түләсәң – качмаслар Эшчеләренә минималь хезмәт хакыннан азрак түләүче җитәкчеләрне Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәгенә чакыртып сөйләштеләр. Комиссия әгъзалары шелтә дә белдерде, кирәк чакта, киңәшләрен дә җиткерде.15100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.15000
-
28 февраль 2021 - 11:00Керәшен йолалары белән якынрак таныштырдылар Туган тел айлыгы кысаларында «Керәшен» җәмгыяте әгъзалары күп кенә кызыклы очрашулар үткәрде һәм үзләре дә төрле чараларда катнашты.14300
-
27 февраль 2021 - 10:12Бакчада – шугалак «Шинник» бакчачылык ширкәте юлы буенча кайнар су ага. Моны бер түбәнкамалы видеога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырган.14200
-
27 февраль 2021 - 10:18Кабатлау комачауламас Бер атна эчендә берничә җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, үлем-китемнәр юк. Ләкин ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә юлларда игътибарлырак булуларын сорый.13800
-
1 март 2021 - 10:05Түбән Камада ике зур проектны тормышка ашырмакчылар Шуларның берсе – 34 нче микрорайонда техник юнәлештәге лицей, икенчесе – 31 нче микрорайонда полилингваль белем бирү бирү комплексы төзелеше.11800
-
1 март 2021 - 08:41Җәлилгә багышланган бәйгедә Түбән Каманың, нигездә, «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче көрәшчеләрдән тупланган командасы «Ватаным Татарстан» газетасының Муса Җәлил исемендәге призлары өчен 1964 елдан бирле үткәрелеп килә торган республика бәйгесендә катнашты.4300
-
2 март 2021 - 10:392020 елда үзмәшгульләр саны Түбән Камада 35%ка арткан 2019 елда барлыгы 3828 кеше теркәлсә, узган ел инде 6095 үзмәшгуль теркәлеп, салымнарын түли башлаган.3100
-
1 март 2021 - 08:10«Аллаһы Тәгалә сүзләрен дөрес укырга өйрәнәбез» Түбән Кама үзәк мәчетендә оештырылган курсларда инде дүртенче ел белем алам.2100
-
2 март 2021 - 11:48Сарыкны кудык, үгезне калдырдык... 2021 ел – Үгез елы башланды һәм дәвам итә. Без барыбыз да бу елның әйбәт, игелекле, мәрхәмәтле булуын телибез, өмет итәбез. Үгезнең нинди җан иясе булуы, холкы турына күп нәрсә язалар. Мин дә кордашымның сөйләгәннәрен укучыларга язарга булдым.1800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика