Туган як

Бер кибеттә – канун бозуның өч очрагы

Халык контроле»на җибәрелгән мәгълүмат буенча, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре шәһәр кибетләренең берсендә канун бозу очраклары ачыклаган.

Анда табылган 89,1 литр сырага беренчедән, документлар булмаган, икенчедән, куллану вакыты чыккан һәм ЕГАИС системасына теркәлмәгән. Шәхси эшмәкәрне чакырып, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзегәннәр. Ә менә «Халык контроле»нә хәбәр иткән игътибарлы түбәнкамалыга акча биреләчәк.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: