Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бер гаилә булып яшиләр

Халыклар дуслыгы йортында Яңа ел кичәсе узды. Биредә Түбән Камада озак еллар дәвамында дус-тату булып яшәүче җирле милли автономияләр вәкилләре җыелды.

Бәйрәмгә җыелган кешеләрне 14 милли-мәдәни оешма вәкиле үз туган телендә котлады. Яңа ел концертында һәр оешма иң матур чыгышларын тәкъдим итте.  Азербайҗан кызларының аккошлардай йөзеп, салмак көйгә биюләре сокландырды, Дагстан яшьләре «Лезгиннар биюе» белән күңелне җилкендерде, «Россияночка» ансамбле җырчыларының тавышлары бинаны яңгыратып торды, курайчылар ансамбле уйнаган татар көйләре йөрәккә моң салды... 
Таҗик милли-мәдәни автономиясе рәисе Хоким Муминов Түбән Камага 1992 елда Таҗикстаннан килгән, аннары эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаган. Милли оешма үз эшен сигез ел элек башлаган. Үзе әйтүенчә, биредә төрле милләт вәкилләренең тыныч һәм дус яшәве өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. 
«Россияночка» ансамбле җитәкчесе Алевтина Конюхованы һәр милләт вәкиленең туган телдә котлавы шатландырды, чөнки бу – аларның үз халкының традицияләрен ихтирам итүгә дәлил. 
Быел Халыклар дуслыгы йортында мариларның милли-мәдәни оешмасы өй туе уздырды. Аның рәисе Виталий Миңнегулов әйтүенчә, мари халкының да элеккедән килгән матур гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре бар. Мәсәлән, семык – язгы чәчү эшләре тәмамлангач, җәй башында уздырыла. 
– Оешмабызның эше башланды гына. Кешеләрне җыябыз, планнарда – ешрак очрашу, ансамбль оештыру. Киләсе бәйрәмдә җырлар белән чыгыш ясарбыз дип уйлыйм, – ди ул.  
Шәһәребездә нинди генә бәйрәм узмасын, анда барлык милли оешмалар, автономияләр катнаша, чыгыш ясый. Чөнки бер гаилә булып яшәгәч, кайгыда да, шатлыкта да бергә булуның әһәмиятен яхшы аңлыйлар.
Алмаз Фәттахов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев