Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бер айдан ким вакытыгыз калды

Буаларга кемнәр бара? Вәгъдә ителгәнчә, «Туган як»ка язылган кешеләр арасында Буа сатира театрының «Пәри» дигән шоу-концертына һәркайсы икешәр кешелек биш чакыру билеты уйнаттык. «Пәри»гә барырга теләп, аерым исемлеккә теркәлгән җиде кешенең бишесенә бәхет елмайды. Менә алар, отыш ияләре: Хәмәтвагыйз Шакиров (Бакый Урманче урамы, 29), Фәридә Сәләхова (Октябрьнең 50 еллыгы урамы,...

Буаларга кемнәр бара?
Вәгъдә ителгәнчә, «Туган як»ка язылган кешеләр арасында Буа сатира театрының «Пәри» дигән шоу-концертына һәркайсы икешәр кешелек биш чакыру билеты уйнаттык.
«Пәри»гә барырга теләп, аерым исемлеккә теркәлгән җиде кешенең бишесенә бәхет елмайды. Менә алар, отыш ияләре: Хәмәтвагыйз Шакиров (Бакый Урманче урамы, 29), Фәридә Сәләхова (Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 8а), Хәлим Таһиров (Тукай урамы, 22), Рәфыйка Шәйхетдинова (Шәңгәлче авылы, Ленин урамы, 59) һәм Радик Кәлимуллин (Төзүчеләр урамы, 22).
«Мунча ташы»на!
Ә чиратта - «Мунча ташы» эстрада театрының халык соравы буенча 8 һәм 9 декабрьдә кабатлап күрсәтеләчәк «Тукран тәүбәсе» дигән программасына дүрт чакыру билеты.
Алырга теләсәгез, киләсе дүшәмбе яки сишәмбе көнне (30 ноябрь, 1 декабрь, 8.00 -
17.00) редакциягә килеп, «Туган як»ка язылырга һәм «Мунча ташы»на барырга теләвегезне әйтергә кирәк. Һәм 2 декабрьдә иртәнге сәгать 10да әлеге дүрт чакыру билеты уйнатылачак (әгәр сораучылар дүрттән артмаса, болай гына бирәбез). Отыш ияләренә шунда ук телефоннан хәбәр итәбез. Чакыру билетларына кемнәр ия булганы «Туган як»ның 4 декабрь санында игълан ителәчәк.
Лотереядә - шәп призлар
Инде хәбәр иткәнебезчә, «Туган як»ның яртыеллык лотереясе 25 декабрьдә үткәрелеп, кимендә 30 яхшы приз уйнатылачак. Алар арасында: «Спортмастер» кибетенә 5 мең сумлык карта, «Эльдорадо» кибетенә 3 мең сумлык карта, телевизордан 20 каналны югары сыйфат белән күрсәтә торган приставкалар, юрган, мангал, картина, чәй сервизы, төрле савыт-саба җыелмалары, кухня кирәк-яраклары, чәчәк вазалары, «Туган як» юбилеена чыгарылган «фирменный» кружкалар белән магнитиклар һ.б. Призлар фондын туплау дәвам итә, тулы исемлеген һәм иң зур отыш нәрсә буласын соңрак хәбәр итәрбез.
Лотерея билеты «Туган як»ның 13 ноябрь санында чыкты. Аны газетадан кисеп алып, тутырып, редакциягә алып килергә онытмагыз. Почта аша да җибәрергә була. Әгәр «Туган як»ның ул санын югалткан булсагыз, лотерея билетын редакциядә алырга мөмкин (бәясе - 5 сум).
Лотереядә бары тик «Туган як»ка 2016 елның беренче яртысына (яки ел буена) язылган кешеләр генә катнаштырыла. Отышлар язылу ведомостьлары буенча тикшергәч кенә тапшырылачак.
Үзегез теләгән бәяне сайлагыз
2016 елның беренче яртысы өчен «Туган як»ка язылуның төрле вариантлары бар. Газетаның тулы комплектына (сишәмбе һәм җомга) - 513 сум, ә җомга саннары белән генә чикләнсәгез - 387 сум. Болары - газетаны почтальон өегезгә китергәндә, моның өчен почтада яки редакциядә языла аласыз.
«Туган як»ны үзегез барып ала торган итеп тә язылу мөмкин. Шәһәр үзәк мәчетеннән, Гагарин урамындагы яңа мәчеттән, «Шинник» спорт комплексыннан, татар дәүләт драма театрыннан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдән, милли китапханәдән, район үзәк дәваханәсеннән һ.б. урыннардан ала торган итеп язылганда, тулы комплект бәясе нибары 250 сум була. Ә инде редакциянең үзеннән (Актүбә урамы, 6а) килеп алсагыз, тагын да арзанрак - 200 сум гына. Үзегез барып ала торган итеп язылу өчен, почтага түгел, редакциягә килегез.
Почтальон китерүдән аермалы буларак, үзегез барып алган очракта, «Туган як»ка ярты елга гына түгел, ел буена да язылырга мөмкин. Болай эшләгәндә, бәясе 250 сум урынына - 500 сум, 200 сум урынына 400 сум була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев