Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бер атнадан язылу тәмамлана

Шәһәрдәге һәм районыбыз авыл-поселокларындагы барлык почта бүлекләрендә, шулай ук, редакциянең үзендә, «Туган як»ка язылу ахырына якынлаша. Соңга калмагыз! Бу шимбәдә эшлибез 19 декабрьдә, ягъни бу атнаның шимбәсендә, безнең редакция иртәнге 8дән 13 сәгатькә кадәр (төшке ялсыз) ачык була. Эш көннәрендә вакыты булмаганнар, редакциянең кабул итү бүлмәсенә килеп, «Туган як»ка языла...

Шәһәрдәге һәм районыбыз авыл-поселокларындагы барлык почта бүлекләрендә, шулай ук, редакциянең үзендә, «Туган як»ка язылу ахырына якынлаша. Соңга калмагыз!
Бу шимбәдә эшлибез
19 декабрьдә, ягъни бу атнаның шимбәсендә, безнең редакция иртәнге 8дән 13 сәгатькә кадәр (төшке ялсыз) ачык була. Эш көннәрендә вакыты булмаганнар, редакциянең кабул итү бүлмәсенә килеп, «Туган як»ка языла һәм берьюлы лотерея билетын тапшыра ала (ул «Туган як»ның 13 ноябрь санында чыккан иде, югалткан булсагыз, редакциядә 5 сумга алырга мөмкин).
Адресыбыз шул ук: Актүбә урамы, 6а. Белешү өчен телефон: 43-22-94.
Яңа китаплар, журналлар...
Бу шимбәдә редакциягә килеп «Туган як»ка язылачак кешеләр өчен бүләккә соңгы елларда Татарстан китап нәшриятында басылган яңа китаплар әзерләп куйдык. Алар арасында күренекле татар язучыларының инде классикага кергән һәм, шулай ук, яңа әсәрләре дә бар. Мәсәлән, «Кичке азан» (авторы - Равил Фәхретдинов), «Кырык дүртнең буранлы кышы» (Габдулла Галиев), «Яратканга күрә» (Илдус Гыйләҗев), «Олы юлның тузаны» (Рәшит Солтангәрәев), «Кимсетелгәннәр» (Зәйнәп Биишева), «Богау» ( Әхәт Гаффар), «Кан үче» (Альберт Хәсәнов) һ.б. Үзегез теләгән китапны сайлап алу өчен, редакциягә алданрак килергә тырышыгыз.
Болары җитми калса да, буш кул белән китмәссез: башка китаплар, шулай ук, журналлар («Сөембикә», «Казан утлары», «Идел», «Мәйдан», «Чаян») күп, бездән бүләккә алыгыз да, рәхәтләнеп укыгыз.
Ә менә концерт-спектакльләргә чакыру билетлары бу язылу чорында инде булмаячак, көтеп утырып, язылырга соңга калмагыз!
Лотереядә - шәп призлар
Инде хәбәр иткәнебезчә, «Туган як»ның яртыеллык лотереясе 25 декабрьдә иртәнге сәгать 10да үткәрелеп, кимендә 30 яхшы приз уйнатылачак. Алар арасында: «Спортмастер» кибетенә 5 мең сумлык карта, «Эльдорадо» кибетенә 3 мең сумлык карта, телевизордан 20 каналны югары сыйфат белән күрсәтә торган приставкалар, юрган, мангал, картина, чәй сервизы, төрле савыт-саба җыелмалары, кухня кирәк-яраклары, чәчәк вазалары, «Туган як» юбилеена чыгарылган «фирменный» кружкалар белән магнитиклар һ.б.
Призлар фондын туплау дәвам итә, шуңа күрә, иң зур отыш нәрсә буласын әлегә белмибез.
Лотереядә бары тик «Туган як»ка 2016 елның беренче яртысына (яки ел буена) язылган кешеләр генә катнаштырыла. Отышлар язылу ведомостьлары буенча тикшергәч кенә тапшырылачак.
Үзегез теләгән бәяне сайлагыз
2016 елның беренче яртысы өчен «Туган як»ка язылуның төрле вариантлары бар. Газетаның тулы комплектына (сишәмбе һәм җомга) - 513 сум, ә җомга саннары белән генә чикләнсәгез - 387 сум. Болары - газетаны почтальон өегезгә китергәндә, моның өчен почтада яки редакциядә языла аласыз.
«Туган як»ны үзегез барып ала торган итеп тә язылу мөмкин. Шәһәр үзәк мәчетеннән, Гагарин урамындагы яңа мәчеттән, «Шинник» спорт комплексыннан, татар дәүләт драма театрыннан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдән, милли китапханәдән, район үзәк дәваханәсеннән һ.б. урыннардан ала торган итеп язылганда, тулы комплект бәясе нибары 250 сум була. Ә инде редакциянең үзеннән (Актүбә урамы, 6а) килеп алсагыз, тагын да арзанрак - 200 сум гына. Үзегез барып ала торган итеп язылу өчен, почтага түгел, редакциягә килегез.
Почтальон китерүдән аермалы буларак, үзегез барып алган очракта, «Туган як»ка ярты елга гына түгел, ел буена да язылырга мөмкин. Болай эшләгәндә, бәясе 250 сум урынына - 500 сум, 200 сум урынына 400 сум була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X