Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бер атна эчендә Түбән Камада юл транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Узган атнада ашыгыч ярдәм бригадалары хастаханәләргә 411 пациент китергән, шуларның 192се хастаханәгә озатылган.

Узган атнада Түбән Кама муниципаль район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрне коткарырга 1215 тапкыр юлга чыккан. 

Хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше зыян күргән. 12 пациент инфаркт белән кабул итү бүлмәсенә китерелгән, 13 кеше инсульт белән хастаханәгә эләккән.

Пешүдән зыян күргән 1 кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. 88 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган. 97 кеше табибларга респиратор авыру симптомнарына зарланган. 

Узган атнада ашыгыч ярдәм бригадалары хастаханәләргә 411 пациент китергән, шуларның 192се хастаханәгә озатылган, калганнарына кабул итү бүлмәсендә ярдәм күрсәтелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев