Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бер атна эчендә Түбән Камада 42 бала туган

Шуларның 5се — башка шәһәрнекеләр.

Узган атнада Түбән Кама перинаталь үзәгендә 42 бала дөньяга килгән. Шуларның 5се — башка шәһәрнекеләр. Бу хакта «Перинаталь үзәкле балалар район хастаханәсе» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә — 376, перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә 75 мөрәҗәгать теркәлгән. 469 бала ОРВИ диагнозы белән хастаханәгә килгән, 434 пациент травмпункт табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Хатын-кызлар консультациясендә 1 232 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Стационар дәвалауда 255 пациент бар. Яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 24 бала һәм 16 әни дәвалана.

Фото: «Татар-информ».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев