Туган як

Түбəн Кама шәһәре

Кичә, бүген, иртәгә

Белгечләр үз киңәшләрен биргән

Түбән Кама балалар хастаханәсенең өлкән шәфкать туташлары быел медицина көллиятен тәмамлаучыларны аккредитацияләү «репетициясе»ндә булганнар.

Беренчел аккредитация –  һөнәри эшчәнлеккә рөхсәт бирүнең яңа системасы, ул тест үткәрү һәм гамәли күнекмәләрне бәяләүне үз эченә ала. Соңгысы медицина җиһазларын һәм инструментларны манекеннарда кулланып үткәрелә. Имтихан видеокамераларга төшерелә. 
Студентларның әзерлек дәрәҗәсен күреп, белгечләр очрашуда булачак хезмәттәшләренә киңәшләр биргәннәр. Шулай ук  сәламәтлекләре ягыннан физик мөмкинлекләре чикле – начар күрүче студентлар да үз осталыкларын күрсәткән. Сентябрь аеннан башлап, алар өчен медицина массажына өйрәтү буенча махсус курс оештырылган. Татарстанда бу  – беренче  тәҗрибә, Россиядә исә шундый биш уку йорты бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев