Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Белешмә алыйм дисәң

Хөкемгә тартылу-тартылмау турында белешмәне алу өчен бүген озын чиратларда тору кирәкми. Гаризаны Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең бердәм порталында бирергә була.

Әлеге документның тулы исеме «Справка о наличии (отсутствии) судимости и (или) факта уголовного преследования или прекращении уголовного преследования».

Түбән Камада

Белешмә алу өчен өчен паспорт һәм СНИЛС белән Түбән Кама районы эчке эшләр идарәсендә заказ бирергә була. Адресы: Яшьләр урамы, 27нче йорт, 101нче бүлмә.
Кабул итү вакыты: көн саен (09.00-17.00), шимбә (09.00-12.00). Өстәмә мәгълүмат алу һәм алдан язылып кую өчен телефон номеры: 8(8555)49-24-53, 8(8555)49-24-24. Шалтыратулар көн саен 08.00-17.30 сәгатьтә (төшке ял вакыты: 12.00-13.30), шимбә: 08.00-14.00 сәгатьтә кабул ителә.
Белешмә бирү хезмәте күрсәтү өчен Түбән Кама эчке эшләр идарәсе штабының оештыру-инспекторлык бүлеге начальнигы, эчке хезмәт майоры Айрат Сәлахов билгеләнгән. Аңа 8(8555)49-24-54 номеры буенча шалтыратып була.
Белешмәне, шулай ук, күп функцияле үзәктә – Мәктәп бульвары, 2а йортында алып була. Эш вакыты: дүшәмбе, чәршәмбе, шимбә (08.00-17.00), сишәмбе, пәнҗешәмбе (10.00-19.00), җомга (07.00-16.00). Белешмәләр өчен телефон: 8(8555)49-92-99, 8(8555)49-92-88.

Кама Аланында

Хөкемгә тартылу-тартылмау турында белешмәне алу өчен, Түбән Кама районы эчке эшләр идарәсенең Кама Аланы терәк пунктына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Адресы: Пионер урамы, 1нче йорт (1нче кат – дежур часте). Белешмәләр өчен телефон: 8-(8555)33-70-42; 8(8555)33-62-02; 02.
Күп функцияле үзәк адресы: Түбән Кама районы, Кама Аланы поселогы, 2/01 йорт. Эш вакыты: дүшәмбе, чәршәмбе, җомга (08.00-17.00), сишәмбе, пәнҗешәмбе (08.00-19.00), шимбә (08.00-13.00), якшәмбе – ял көне.

Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев