Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Каниф Фаздалов шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Каниф ага Азнакай районының Октябрь Бүләге авылында дөньяга килгән. Сугыш елларында, ул замандагы барлык балалар кебек, олылар белән бертигез колхозда хезмәт куйган. Ач-ялангачлык михнәтләрен дә кичергән.

1948 елда Каниф Кемерово шәһәренә китеп, шахтер булып эшләгән. Белемгә омтылган егет читтән торып инженер-электр механигы белгечлеге буенча университет тәмамлаган. Кемеровода Елена исемле кыз белән танышып, 1959 елда кавышканнар.
1966 елда Каниф абый гаиләсе белән Түбән Камага күченеп, төпләнгән. Ул озак еллар дәвамында «Камэнергостройпром» предприятиесендә баш энергетик булып хезмәт куйган, хәтта лаеклы ялга чыккач та, 2005 елга кадәр эшен дәвам иткән.
Каниф абый хатыны белән ике ул үстергән: шуларның берсе хәзерге вакытта Казанда, икенчесе Түбән Камада яши. 3 оныгы һәм 1 торыгы кунакка килеп, шатландырып торалар.
Каниф Фаздалов «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.
Фото К. Фаздаловның шәхси архивыннан.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев