Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бөек Тукай рухына мәдхия

26 апрель – Тукайның туган көнен татар дөньясы, һәр елдагыча, зурлап билгеләп узды. Ул көнне Түбән Камада да Шигырь бәйрәме гөрләде. Бу хакта газетаның узган санында кыскача мәгълүмат биргән идек. Ләкин «Туган як»ны типографиягә тапшырган вакытта бәйрәм әле дәвам итә иде. Шуңа күрә бу санда Шигърият бәйрәменнән репортаж тәкъдим итәбез. Алдан ук шунысын да искәртү урынлы булыр: иртәдән яңгыр явып торганлыктан, быел, башка еллардан аермалы буларак, бәйрәм Габдулла Тукай һәйкәле янында түгел, ә аның исемендәге китапханәдә узды.

Бәйрәм Габдулла Тукайның «Китап» шигырен китапханәчеләрнең рус һәм татар телләрендә сәнгатьле укулары белән башланып китте. Алардан соң 5 нче татар музыка мәктәбенең  курайчылар ансамбле чыгыш ясады.
Быелгы Шигырь бәйрәме бөек рус язучысы Лев Толстой елы һәм милләтебезнең бөек шәхесе, тарихчы, мәгърифәтче, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани елы кысаларында уза. Бөек Тукай үзенең «Шиһаб хәзрәт» исемле шигырендә бу тарихи шәхескә зур хөрмәтен белдерә һәм аны күпкырлы, ачык фикерле, киң карашлы гуманист буларак тасвирлый. Габдулла Тукайның әлеге шигырен «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» муниципаль конкурсы җиңүчесе, Түбән Кама китапханәләр берләшмәсенең Каенлы авылы китапханәсе мөдире Флера Гарипова сөйләде.
Ел саен Татарстанда әдәбият-сәнгать вәкилләренә Габдулла Тукай исемендәге мәртәбәле премия тапшырыла. Узган елларда әлеге премиягә лаек булган Түбән Камадан чыккан мөхтәрәм якташларыбыз да бар. Болар: сынчы-рәссам Әхсән Фәтхетдинов; татарның әйдәп баручы драматургы, халкыбызны үзенчәлекле иҗаты белән сөендереп торучы Шәңгәлче авылы егете Зөлфәт Хәким; язучы-шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев. Мәртәбәле Тукай премиясенә лаек булган әлеге якташларыбыз белән  хаклы рәвештә горурланабыз.
Сәхнә түренә мөхтәрәм кунаклар – Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының милли оешмалар һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Фәрхад Сафиуллин; мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбарәкшина, аксакаллар шурасы җитәкчесе Зирәк Шиһапов; РФның атказанган архитекторы Фирдәвис Ханов, Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов, башкорт  иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гали Хәсәнов күтәрелде. Әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан, бу мөхтәрәм кешеләр тәбрикләү сүзләре әйттеләр. Алар һәрберсе үз чыгышларын Тукайның «Бәйрәм бүген» шигыренең берәр куплетын уку белән башладылар Ф.Сафиуллин үзенең котлавында: «Шәһәр җитәкчелеге белән берлектә, «НТР-Татарстан-24» каналында» «Түбәнкамалылар Габдулла Тукай әсәрләрен укый» проекты гамәлгә ашырылды. Бөек шагыйребезгә багышланган бу шигъри эстафетада төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтәге шәһәрдәшләребез катнашты һәм алар Тукай әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Бу проект милләттәшләребезнең Тукай иҗатын яратулары хакында сөйли», – дип белдерде.
Ел саен шәһәребездә Тукай шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп уку бәйгеләре уздырыла. Быел 26 нчы мәртәбә үткәрелгән бу бәйгедә бакчага йөрүче нәниләрдән башлап, чал чәчле өлкәннәргә кадәр, барлыгы 278 кеше катнашты һәм җиңүчеләргә Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
 «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә актив һәм нәтиҗәле иҗади хезмәтләре өчен юмор остасы Илдар Хәйруллин, шагыйрь Рифкать Имаев, язучы Нурзия Мирхазова, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина –Түбән Кама муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы, ә шагыйрә Нәфисә Баязитова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шул ук әдәби берләшмә әгъзалары Асия Сафинага, Әлфия Хәлиуллинага, Гөлшат Солтангуловага, юбилейлары уңаеннан, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният идарәсенең Мактау грамоталары тапшырылды.
Алга таба бүләкләү тантанасы «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» муниципаль бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү белән дәвам итте. Анда 5-8 яшьлек балалар арасында 3 урынга 74 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Рамазан Хөсәенов, 2нче урынга 66 нчы бакчадан Виктория Максимова, 1нче урынга 39 нчы бакчада тәрбияләнүче Тимур Ризаев лаек булды. 9-13 яшькә кадәрле балалар арасында 3 урынны Түбән Уратма авылы мәктәбе укучысы Әлфинә Шиһапова, 2 урынны 14 нче лицей укучысы Тимур Бәхтиев, 1 урынны Бакый Урманче исемендәге гимназиянең 4 нче сыйныф укучысы Рәлиф Сәләхиев яулады.
5-8 сыйныф укучылары арасында 3 урынга 35 нче лицей укучысы Максим Костылев, 2 урынга 25 нче гимназия укучысы Валерия Пшеворская, 1 урынга Шәңгәлче авылы урта мәктәбе укучысы Зилә Гыйлаҗетдинова чыкты.
14 - 20 яшьлекләр арасында 3 урынны 29 нчы мәктәп укучысы Ләйсән Юнысова, 2 урынны 35 нче лицей укучысы Эвелина Мадьярова,1 урынны 14 нче лицей укучысы Лилия Нуриәхмәтова алды. 
20 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 3 урынга 15 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Резеда Якупова, 2 урынга Альбина Гайфетдинова, 1 урынга Каенлы авылы китапханәсе мөдире Флера Гарипова лаек булды.
Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре Ольга Афонова «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» муниципаль бәйгесенең югары бүләгенә – Гран-прига ия булды!
Җиңүчеләргә бүләкләрне бәйгенең жюри әгъзалары тапшырды. 
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган Шигърият бәйрәме халкыбыз гимнына әйләнгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Тагын шунысын да билгеләп узарга кирәк: Шигырь бәйрәменә сценарийны, һәр елдагыча, Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина язды.
26 апрельдә шәһәребездә генә түгел, төрки халыклар яши торган барлык илләрдә, республикабызның барлык төбәкләрендә, башкалабыз Казанда да Шигырь бәйрәмнәре гөрләп узды. Милләттәшләребез бөек Тукайны тагын бер мәртәбә олы хөрмәт хисләре белән искә алды.    
Фәрит ФӘЙЗЕТДИНОВ.
Фотода:
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев