Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бөек шәхес истәлегенә

«Шәһәрем урамнары» муниципаль проекты кысаларында, язын Бакый Урманче урамы төзекләндереләчәк. Төгәлрәк әйтсәк, эшләр Химиклар урамының уң ягыннан алып, Тынычлык урамына кадәр башкарылачак.

Бакый Урманче урамы 1991 елга кадәр Парк урамы исемен йөртте. 1990 елда вафат булган татар рәссамы, сынчысы, фотограф исеме урамга гына түгел, 2 нче гимназиягә дә бирелә. Проект авторлары әйтүенчә, яңартылган урам музейны хәтерләтәчәк. Бакый Урманче иҗаты турында мәгълүмат бирүче махсус архитектура корылмалары (пилоннар) урнаштырылачак. Мондый пилоннар Лемаев исемендәге мәйданда бар. Шәһәрдәшләр өчен барлык уңайлыклар тудырылачак, шулай ук электр челтәрен алыштыру да планлаштырылган.
Бакый Урманченың иҗаты да, тормыш юлы да кызыклы. Авылда туган егет – югары һөнәри белем алган беренче татар рәссамы. Сталин репрессияләре корбаны буларак, гомеренең биш елын Соловец лагерьларында уздырган. Аннары туган якларына кайтып, яраткан эше белән шөгыльләнгән. Хәзерге вакытта аның картиналары һәм сыннары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда урнашкан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев