Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Батырларны искә алып

29 нчы мәктәптә «Солдат булып тумыйлар» («Солдатами не рождаются») дигән сәнгатьле уку бәйгесенең гала-туры узды. Анда муниципаль район мәктәпләреннән алдагы турларда катнашып призлы урыннарны алган һәм төрле номинацияләрдә җиңү яулаган 186 укучы катнашты. Шигърият бәйгесендә мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Резеда Джалолова, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов, Ленинград...

29 нчы мәктәптә «Солдат булып тумыйлар» («Солдатами не рождаются») дигән сәнгатьле уку бәйгесенең гала-туры узды. Анда муниципаль район мәктәпләреннән алдагы турларда катнашып призлы урыннарны алган һәм төрле номинацияләрдә җиңү яулаган 186 укучы катнашты.
Шигърият бәйгесендә мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Резеда Джалолова, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов, Ленинград блокадасын узган ветеран Суфия Сәхәбетдинова, мәгариф ветераннары катнашты. Алар, конкурста җиңүчеләрне котлап, чыгыш ясадылар.
22, 25, 32 нче гимназияләрдән, 6, 8, 11, 19, 26, 27 нче мәктәпләрдән, Шәңгәлче авылы һәм Красный Ключ бистәсе мәктәпләреннән килгән укучылар хәрби темага багышланган шигырьләрне сәнгатьле итеп укыдылар.
Чара мәктәп музеенда түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Конкурста җиңүчеләр анда Ленинград блокадасы ветераны Суфия Сәхәбетдинова белән чәй табыны артында җанлы әңгәмә кордылар.
Рушания ГАББАСОВА,
музей җитәкчесе, 29 нчы мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев