Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Башта вакыт бирелә

Татарстанда кафелар һәм рестораннар ачылса да, кур-кынычсызлык кагыйдәләре үтәлергә тиеш.

Аларның үтәлешен «Роспотребнадзор» идарәсе даими тикшереп тора. Көн саен диярлек рейдлар уздыра, кагыйдә үтәлмәгән очракта кисәтү ясый, җитди ялгышлар буенча штраф да салынырга мөмкин.

Бу юлы рейдка «Роспотребнадзор» на­чальнигы Рөстәм Изиятуллин белән хәбәрчеләр дә чыкты. Алар Яшьлек ура­мындагы бер кафега керделәр. Биредә хезмәткәрләрдән кала беркем юк диярлек. Шулай да, кагыйдәләр үтәлүе кү-ренеп тора.

Кагыйдәләргә өстәлләрнең бер-берсеннән 1,5 метр ераклыкта урнашуы, аларны дезинфекция чаралары белән эшкәртеп торулары, керү урынында ан­тисептик булуы, официантларның битлек һәм перчатка киюләре һ.б. керә. Кафеның икенче каты да тикшерүчеләрне канәгатьләндерде. Әмма куркыныч­сызлык таләпләрен бирегә килүчеләр дә үтәргә тиеш: кулларны эшкәртергә, битлек кияргә (ашарга китергәч кенә са­лырга) кирәк.

– Җитешсезлекләр табылган һәр кафега, ресторанга аларны бетерү өчен вакыт бирелә. Әмма төзәлергә теләмәсәләр, штрафка тартылырга мөмкиннәр, – ди Рөстәм Изиятуллин.

Сүз уңаеннан, Россиядә кафе һәм рестораннарда өстәмә хезмәтләр өчен түләүне бетермәкчеләр. Гадәттә, ки­чен керү, җанлы музыка, артистлар чакыру һ.б. хезмәтләр өчен аерым түләтәләр. Әлбәттә, бу инициативаны «Роспотребнадзор»да да хуплыйлар, әмма Рөстәм Изиятуллин фикере буенча, хуҗалар өстәмә хезмәтләр өчен түләүне ризык бәясенә кертергә мөмкин.

Динара Хәбибуллина фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X