Туган як

Башларына төшмичә, аңламыйлар

Алдыйлар... Кемнәр генә, ничек кенә алдамый. Беркемнән курыкмыйча һәм оятсызларча. Кайчак сатучының алдаганын күреп торам, әмма дәшмим, чөнки аның өчен оят була. Ә нигә саталар? Азык-төлек кибетендә якын арада куллану вакыты чыгачак товарларны киштәләрнең алга ягына куялар. Әле генә кайтарганнарын арткарак яшерәләр. Монысын һәркем белә дип уйлыйм. Еш кына үлчәп...

Алдыйлар... Кемнәр генә, ничек кенә алдамый. Беркемнән курыкмыйча һәм оятсызларча. Кайчак сатучының алдаганын күреп торам, әмма дәшмим, чөнки аның өчен оят була.
 
Ә нигә саталар?
 
Азык-төлек кибетендә якын арада куллану вакыты чыгачак товарларны киштәләрнең алга ягына куялар. Әле генә кайтарганнарын арткарак яшерәләр. Монысын һәркем белә дип уйлыйм. Еш кына үлчәп сатылучы май яки сырдагы «ценник»ларны «яңарталар». Моны хәтта үз күзем белән күргәнем бар. Сатучылар бер дә тартынып тормыйлар. Кушканны үтиләр. Алдый алмыйсың икән - эшләмә.
«Свежий» дип язылган мандарин йомшак, банан каралган, алма чери башлаган була. Менә сиңа витамин! Базардагылары әле ярый, тик бәяләре гайрәтне чигерә.
Акция дип язылган товарны кассада бөтенләй башка бәядән сатарга мөмкиннәр. Янәсе, акция тәмамланды, кәгазен алырга онытканнар. Әмма монысы сезгә кагылмый. Әйберне я түбән бәядән сатсыннар, я акчасын кайтарсыннар.
Исләнә башлаган тавыкларны «матурлату», кафеларда бозылган, искергән иттән ризык пешергәндә ниләр салулары турында телевизордан да гел күрсәтепторалар. Бервакыт азык-төлек кибетендә вакуумдагы форель балыгы сатып алдым. Күптән ашыйсым килә иде. Өйгә кайтып ачсам, борынга сасы ис бәрелде. Кабып та булмый, балыгы кулда тарала. Чегы кулымда иде, киттем кибеткә - 300 сум кызганыч бит. Минем белән бәхәсләшеп тормадылар - акчаны кайтардылар. Әмма сатучы:
- Бу балыкларны алып килүче фирманың продукциясе сыйфатсыз була. Еш зарланалар, кайтаралар, - дип мине гаҗәпкә калдырды. Нәрсәгә килешү төзергә? Нәрсәгә китертергә? Башта сатып, аннары акчасын кире кайтарып ятар өченме?
 
Реклама вәгъдә итә
 
Көнкүреш химиясе сатыла торган бер кибеттә һәрвакыт нинди дә булса акция була. Мәсәлән, күпмедер әйбер сатып алып, өстәмә акча түлисең дә, «бүләк»кә плед яки мендәр бирәләр. Бервакыт алдымда кассага чират торган хатын тавыш чыгарды. Рекламада бер фирманың ике төр продукциясен алсагыз, өченчесе түләүсез дип язылган, ә кассада өчесе өчен дә түләткәннәр. Моңа кадәр берничә ай элек шул кибеттән кайтып, чекка карасам, анда «сатып алучыга зәркан кибетенә 300 сумлык купон бирелгән» дип язылган. Кул селтәсәм дә була инде, анысы... Тик кибет янында яшәгәч, икенче көнне кердем. Купон бирмәүләре турында кызларга әйткәч, күзләрен дә йоммыйча, «бу мөмкин түгел», дип, каршы килделәр. Аннары касса янында нәрсәдер эзләгән булып маташтылар. Ахырдан: «Алар бетте инде, иртәрәк мөрәҗәгать итәргә кирәк иде», - дип, үземне гаепле итеп калдырдылар.
 
Кибетләрнең дә төрлесе була
 
Кайбер кибетләрдә товарны кире алмас өчен сатучылар ни генә кыланмый. Әллә нинди сәбәпләр табалар. Әмма белегез: зурлыгы, төсе яки башка сыйфатлары белән товар сезгә ошамаса, аны биш көндә кире кайтарырга хокукыгыз бар. Әйбернең сыйфатсыз икәнен күрсәгез, ике атна эчендә я алыштыра, я акчасын кайтара аласыз. Беркайчан да кибеттән чек алмыйча чыкмагыз. Кайтарып бирергә туры килсә, авыр булачак. Сатып алынган товар турында мәгълүмат бер ай саклана, бөтен җирдә диярлек видеокамералар куелган. Шулай да чек булу һәрвакыт отышлырак. Бервакыт сатып алган аяк киеменең табаны бер айдан соң кубып чыкты. Кибеткә баргач: «Безгә клиентларыбыз кадерле», - дип, акчаны тулысынча кайтардылар. Танышымның сатып алган сумкасының бавы өч айдан төбеннән өзелде. Күп вакыт өйдә генә утырганлыктан, ул аның белән урамга чыкмады да диярлек. Аңлаткач, бу кибет сатучылары да, гафу үтенеп, акчасын кире биргәннәр.
 
Тиенгә генә яшисең килмәсә
 
Пенсия фонды исеменнән алдаучылар саны да күбәйде. Кисәтүләрне газетада даими урнаштырып барабыз. Әмма алданучылар һаман бар. Андыйларны мин «алданырга теләүчеләр» дип атар идем. Берсенә:«Пенсиягезгә кушып биш мең сум түлибез», - дигәннәр. Тегесе шатланып, банк картасының номерын һәм арттагы өч санын әйтеп биргән. Нәтиҗәдә, акча күчерү урынына бар булганын алганнар.
«Пенсия фонды хезмәткәре» минем яныма да килде. Кичен сәгать 7дә ишекне кем шакый дип, «глазок»тан карасам: «Мин Пенсия фондыннан», - дип, бер хатын басып тора. Әлбәттә, моның дөрес булмавын аңладым. Ишекне ачкач, тагын ике хатынның безнең каттагы квартир хуҗалары белән сөйләшүен күрдем. Үземә килгәнен өйгә керттем. Исем, фамилиясен, паспортын сорадым. Бирде. Чыннан да, исеме дә, фотосы да туры килә. «Пенсия фонды хезмәткәрләре төнлә йөриләрме?» - дигән соравыма сүзне читкә борып: «Страховоегызның вакыты чыгып бара. Аны кабат теркәргә кирәк», - дип, ашыга-ашыга нидер аңлата башлады. Мин: «Күптән түгел берничә оешмада булдым, «страховойны» күрсәттем, бар да тәртиптә», - дидем. «Ә сезнең тиешле пенсияне аласыгыз киләме? Әллә тиеннәргә яшәргә телисезме?», - дип, кунагым һөҗүмгә үк күчте. Бу мине алдап, «страховой» номерын алып, чит фондка кертергә тели икән. «Әтием дә, әнием дә, шөкер, тиеннәргә яши, шулардан канәгать. Димәк, мин дә яшәрмен», - дидем тыныч кына. Хатын кабаланып ишекне ачты да, шап итеп ябып чыгып китте.
 
Бушлай сыр кайда?
 
Бервакыт машина «отучы» бер ир турында да язган идек. Машина урынына акча алмакчы булып, үзенекен биргән. Шәхсән миңа да нәрсә дә булса оту турында мәгълүмат еш килә. Мисал өчен, күптән түгел электрон почтама: «Сез интернет аша товарлар күп сатып аласыз, шуңа күрә акчалата призга ия булдыгыз», - дигән хат җибәреп «шатландырдылар». Гадәттә, мондый хатларны шунда ук юкка чыгара идем. Әмма бу юлы, һәр адымны фотога төшерә-төшерә сылтама буенча сайтка күчтем. Монда миңа 6350 доллар отуым турында язу чыкты һәм акча күчерер өчен сылтама буенча алга күчәргә тәкъдим ителде. Икенче биттә матур бер хатын фотосы (оператор) һәм «Исәнмесез, мондый күләмдә акча алуыгыз белән котлыйм. Сезне акча алыр өчен кирәк булган мәгълүмат белән таныштырырга телим» дигән язу чыкты, сылтамада исә үз бүләгемне алырга теләвемне раслыйм дип, билге куярга кирәк. Куйгач, миңа банк картасы номеры язарга тәкъдим ителде. Җитәр дип, туктадым һәм хатны бетердем. Төгәл беләм: интернетта әйбер алганда акчаны сиңа түләмиләр, син түлисең. Шуңа да җиңел генә акча эшләргә теләүчеләр, алданып, тиз арада бер нәрсәсез кала.
 
Өлкәннәргә тимәгез
 
Квартирлар буенча йөреп, электр, газ исәпләү җиһазларын «тикшереп» алыштырырга тәкъдим итүчеләр байтак. Югыйсә, җиһаз документын чыгарып карарга гына бит. Аны куллану вакыты төгәл күрсәтелгән була. Нәтиҗәдә, я ватык җиһаз куела, я «тикшергән» арада әбекәйнең акчалары юкка чыга.
Иң беренче чиратта кармакка өлкәннәр эләгә. Гомер буе рәтләп ашамыйча, юньле кием сатып алмыйча, тиенен тиенгә җыеп яши алар. Шул акчалардан 50 мең дә, 200 мең дә, 500 мең дә урлатканнары билгеле.
Әни-әтиләрегезне, әби-бабайларыгызны кисәтеп куегыз: белмәгән кешеләргә, хәтта «улыңның, кызыңның танышы мин» диючеләргә ишекне ачмасыннар. «Сантехник, җиһаз тикшерүче» дисәләр, башта сезгә шалтыратсыннар.
Алдаучылар яңа ысуллар уйлап таба тора. Кармакка өлкән яшьтәгеләр генә түгел, яшьләр дә эләгә. Алып-сату хәзер күбесенчә Интернет аша башкарыла, шуңа күрә я сатучының, я алучының акчасыз да, товарсыз да калган очраклары турында ишетәбез. Бу мәгълүматлар газетада күпме генә басылса да, телевизордан кисәтелсә дә, безнең халык тырмага басмыйча, берни аңламый шул.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: